9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз стендында Татарстанда җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукция күрсәтә.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз стендында Татарстанда җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукция күрсәтә.
Милли татар кухнясының үзенчәлекләрен 100 елдан артык эшләү тарихы булган Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге - «Татпотребсоюз» тәкъдим итә. Кунаклар өчен күргәзмә карау гына түгел, ә иң тәмле милли ризыкларны татып карау мөмкинлеге дә оештырылган.
Күргәзмәгә төрле бал продукциясен «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе» әзерләде, стендта балның, перганың, серкәнең төрле сортлары һәм балавыз продукциясе куелган.
Казылык әйберләрен, кош итен, сөт продукциясен һәм бакалеяны Россиянең эре агрохолдингларының берсе - “Агрокөч” алып килде. Яңалыклардан – натураль төтендә ысланган продукция.
«Пестречинка» ҖЧҖ күргәзмәгә шулай ук тавык итеннән төрле продукция алып килде. Предприятие 40 елдан артык базарда һәм кош итеннән 200ләп төрле продукция чыгара. Кошчылык фабрикаларында ысланган әйберләр элеккеге рецептлар буенча әзерләнә.
Сөт продукциясен 1957 елда оешкан һәм үзенең шәхси брендлары белән 80нән артык төрдә продукция чыгара торган Зеленодольск сөт комбинаты тәкъдим итә.
Ел саен 42 000 тоннадан артык яшелчә җыючы “Майский” теплица комбинаты күргәзмәгә үз продукциясен: томат, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр, җир җиләге һәм күк җиләк алып килде. Ул, заманча технологияләр кулланып, кыяр уңышын иң алдынгы европалылар дәрәҗәсенә җиткергән комбинат – бер кв. метрдан елга елга 203 кг уңыш җыялар, ә помидор уңышы бер квадрат метрдан 113 кг чыга.
«Татспиртпром» компаниясе киң даирә кулланучылар өчен алкоголь продукциясе алып килде. Компания 1997 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән төзелгән һәм Россиядә җитештерелә торган барлык аракының 11,2%ын җитештерерлек куәткә ия (2018 ел белешмәләре буенча).
«Нәфис-Биопродукт» АҖ күргәзмәгә үзенең соңгы яңа эшләнмәләрен алып килде: соя соусы, «Базилик һәм бөтнек» джемы, «Мүк җиләге һәм гөлҗимеш» джемы, «Абрикос» джемы, «Кызыл карлыган» джемы, «Болоньезе» соусы «Карбонара» соусы; көнбагыш майлары: кара сарымсак экстракты белән май, «Прованс үләннәре» экстракты белән май, «Кызыл сицилия апельсины» экстракты белән май, «Дүрт борыч» экстракты белән май һәм башкалар.
«Bionovatic» компаниясе күргәзмәдә шулай ук үзенең яңа эшләнмәләрен күрсәтә: болар - Россиядә бүгенге көнгә иң көчле тәэсир итә торган бердәнбер сыек биоинсектицид һәм гербицидлар деструкторы.
Ә «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ күргәзмәгә органиканы компенсацияләү өчен уникаль биопродукт – терлек асты-үсемлек, салам калдыкларының тизрәк таркалуына китерә торган «Уникальный Гумус+» биодеструкторын алып килде.
Терлекчелек блогында кунаклар Татарстаннан ак төлке, сусар, төлке һәм мехлы башка җәнлекләр белән, Балтач районыннан китерелгән Татарстан тибындагы Холмогор токымыннан булган сыерлар, Лениногорск районыннан татар токымлы айгыр һәм Саба районыннан кәҗәләр белән таныша алалар.
Күргәзмә эше 12 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Бүген “Алтын көз 2019” күргәзмәсе кысаларында Марат Җәббаров һәм Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) генераль директоры Андрей Вовк белән “яшел агротехнологияләр” һәм экологик чиста минераль ашламалар куллану исәбенә Татарстан агросәнәгать комплексының экспорт куәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» челтәре арасында минераль ашламалар һәм агротехнологияәрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Шуны искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның сентябрендә үзенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында аграрчыларның игътибарын чәчүлекнең һәр гектарына кимендә 70 кг минераль ашлама кертергә кирәклегенә юнәлткән иде.
“Алтын көз” күргәзмәсе ачылышы вакытында «ФосАгро» ПАО генераль директоры, Россиянең ашламалар җитештерү ассоциациясе (РАПУ) президенты Андрей Гурьев Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Алексей Гордеевка һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка Россия минераль ашлмаларының үзебезнең индустрия тарихында беренче мәртәбә кертелә торган экологик маркировкасын тәкъдим итте. Россиянең фосфорлы экологик ашламалары, авыл хуҗалыгы продукциясе белән беррәттән, яхшыртылган экологик тасвирламалар белән илнең брендлы продукция сегментына керәләр. Проект авторлары фикер йөртүенчә, чиста азык-төлек продуктларының милли сегментын булдыру Россия җитештерүчеләренә тышкы базарда конкуренцияле өстенлек тәэмин итәчәк, сәүдә киртәләрен бетерүдә илнең позицисен көчәйтәчәк һәм киләчәктә яшел эталонлы продукция урынын булдыруга ярдәм итәчәк.
Белешмә өчен:
Россиянең иң эре «ФосАгро-Регион» минераль ашламалар дистрибуциясе челтәре («ФосАгро» төркеме) Татарстанда моннан 5 ел элек турыдан-туры эшли башлаган иде, бүген Казанда төбәк офислар челтәренең берсе эшли. 2017елда «ФосАгро-Регион» Татарстанның көньягында үзенең дистрибуцион-логистик үзәген ачты, ул якындагы районнарны, шулай ук Татарстан белән янәшәдәге Самара һәм Ульян өлкәләрен минераль ашламалар белән тәэмин итә. Шул үзәк нигезендә «ФосАгро-Регион» агрономия буенча хезмәт күрсәтүләрне үстерә: ФосАгро минераль ашламаларының яңа маркаларын кулланып, үсемлекләрне минераль тукландыру системаларын эшли һәм, агрохимия өлкәсендә җирле белгечләрне җәлеп итеп, «ФосАгро-Регион» агрономия хезмәте тарафыннан чәчүлекләргә агрокүзәтчелек итә.
9 октябрь көнне Чуллы авылы китапханәсендә популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу булып узды. Язучы белән очрашуга авыл филиаллары-китапханәләре хезмәткәрләре, татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар җыелды. Чараны алып баручы кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Автор кунакларны үзенең яңа китаплары белән таныштырды. Автор очрашуга буш кул белән килмәгән, карлыган үсентеләре бүләк итте, ә китапханәчегә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Чара ахырында Гөлсинә Наил кызы китапханә хезмәткәрләренә чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
«Без, һичшиксез, агросәнәгать комплексына алга таба да ярдәм итәчәкбез, чөнки безгә әле авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен бик күп нәрсә эшләргә кирәк», - диде ул.
Россия агросәнәгать комплексының соңгы елларда үткән юлы бик җиңел булмады, дип ассызыклады Медведев. «Әмма шунысы мөһим, шул һөнәрне сайлаган кешеләр, аңа ышанычны югалтмыйча, һәркөнне, һәр сәгать шул авыр хезмәт белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр һәм аларның күпчелеге үз эшенең осталары булып җитештеләр», - дип өстәде ул.
Шуны искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе бүген Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе эшендә катнаша.
8 октябрьдә, Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында, район мәдәният йортының иҗат коллективы өлкәннәр өчен "НАЗ "социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү курслары узучы хәйрия концерты куйды. Тамашачылар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, анда 70-80нче еллар һәм заманча композиторларның җырлары яңгырады. Концерт тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
5 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Лениногорск районында милли спорт төре - татар атларында менге көрәш - “Аударыш” буенча I нче Татарстан чемпионаты узды. Чара "Алмакай" (Югары Каран авылы янында) ат йорты территориясендә узды. Ярышларда Тукай, Азнакай, Актаныш, Ютазы, Бөгелмә, Саба, Балык Бистәсе һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан көрәшчеләр катнашты.
Чемпионат Алтай Республикасы кунакларының күргәзмә чыгышларыннан башланды. «Сездә үз халкының шундый патриотлары булуга мин шатмын. Барлык егетләргә дә бу спорт төрендә уңышларга ирешүләрен телим», - диде ярышларның баш судьясы – Алтай Республикасының «Этноспорт» Президенты Ербол Едильбаев.
«Аударыш»ның төп инициаторы - "Алмакай" ат йорты директоры Фәрид Нәбиуллин ярышларның кагыйдәләрен аңлатты: «Ике җайдакчы бер-берсен ат өстеннән егып төшерү өчен атакалар ясыйлар. Тагын бер шарт – бер-береңне тарткалаганда бары тик көрәшченең биленә бәйләгән сөлгедән генә тартырга мөмкин».
Ярышларга кураторлык итүче Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Айрат Хәбибуллин: «Чемпионатта катнашучылар 4 авырлык категориясендә көрәштеләр. Җиңүчеләр дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр алдылар», - дигән мәгълүмат бирде.
10 октябрьдә «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы финалистлары үз эшләрен “Алтын көз” күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Мәскәүгә конкурста катнашкан Татарстан укучысы да бара.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Аграр югары уку йортлары ассоциациясе белән берлектә Инновацияләргә ярдәм итү фонды тарафыннан игълан ителгән «АгроНТИ-2019» Бөтенроссия конкурсы старт алган иде. Конкурсның читтән торып катнашу этапларында 18 мең авыл мәктәп укучылары катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 3463 катнашучы булды, ә 9 аграр югары уку йортлары мәйданчыкларында узган төбәк этапларында 1800 укучы катнашты.
Конкурсның финал этаплары ике мәйданчыкта узды: Әлмәт шәһәрендә 29 - 31 августта һәм Белгород шәһәрендә 5 - 6 сентябрьдә. Нәтиҗәдә, Татарстаннан 3 катнашучы җиңүче дип танылды: Максим Волков - «Агророботлар» юнәлеше буенча, Владислав Былинцев - «Агрокоптерлар» юнәлеше буенча һәм Әдилә Габдрахманова - «Агрометео» юнәлеше буенча – ул үз яше категориясендә 1 нче урынны алды. Шулай ук финалда Кемерово, Волгоград, Новосибирск һәм Саратовтан укучылар үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.
Барлык яшь категорияләре һәм юнәлешләр буенча беренче урыннарны алган катнашучылар үз эшләрен «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 10 октябрьдә 16.00 сәгатьтә ВДНХда яшь катнашучыларны хупларга чакыра (75 павильон, зал А).
2019 елның 3-6 октябрендә Казан шәһәрендә спортчы Булат Гадиятуллин өстәл теннисы буенча 2002 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында ТР беренчелегендә парлы разрядта өченче урынны алды.
Инсаф Кәримов (44 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, Манзарас урта мәктәбе ) беренче урынны, Рузил Тимербаев (65 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, Арбаш урта мәктәбе) 2нче урынны, Денис Трофимов(60 килограммга кадәрге үлчәү категориясе, 3нче урта мәктәп) 3нче урынны яулады. Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.