ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

1 октябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Өлкәннәр декадасы» кысаларында «Әбиләр һәм бабайлар, сөйкемлелэр, якыннар» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы уздрылды.

"Без сезнең данлы үткәнегез белән горурланабыз, бүгенге көндә республика, район тормышында актив катнашуыгызны югары бәялибез, нык рухлы булуыгызга сокланабыз", - диелә котлауда.

2019 елның 20 сентябрендә Мамадыш шәһәрендә коляскадагы инвалидлар өчен "Минем дөнья чикләрсез"фестивале үткәрелде.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елнын 29 сентябрендэ 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Чистай шәһәренең «Торнадо» командалары  арасында. Уен «Торнадо " файдасына 2:7 исәбе белән тәмамланды

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  хәбәр итүенчә,  14 яшьтән 30  яшькә  кадәрге авыл  эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында  катнаша  алалар.     Конкурста  катнашу  өчен бүген  үк   molpred-116.ru сайтында  анкета  тутырырга һәм  info.mpr2019rt@mail.ru электрон  почтасына  җибәрергә  кирәк. 

Ярышлар 3 яшь группасында үтте: 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шәхси-команда ярышлары, 2004 елгы һәм аннан да өлкәнрәк ир-егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар арасында шәхси ярышлар. Ярышларда 100дән артык кеше катнашты.

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.   Бу  хакта  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары    Иван Лебедев  әйтте.

30 сентябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова 4нче мәктәпнең 5а сыйныфы укучылары өчен «Су – ул тормыш! " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга безнең тормышта суның иң зур әһәмияте, табигатьтә суның әйләнеше, су турында иң кызыклы һәм гаҗәеп фактлар  таныштырды. Аннан соң балалар «Без су турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, видеофильм карадылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

Бу коннәрдә гражданнарга узган  2018 ел очен милек салымнарын салым туләу кәгазьләре килә башлады. Элегә аларны бар кеше дэ  алмады. Салым    кәгазьләре   почта   белән   этаплап   1 ноябрьгә кадәр  киләчәк, ә кемнәр  салым хезмэте порталында теркәлгән, «Шәхси кабинет»ларына чыгып карарга кирәк, аларга туләу кәгазлэре электрон  рәвештә жибәрелә. Агымдагы елда Физик  затлар милек, жир hэм транспорт салымнарын 2019 елнын 2 декабренә туләп бетерергә тиешләр.

Әгәр сез наемга яки арендага фатир яки торак йорт тапшырасыз икән, РФ Салым кодексы нигезендә мондый эшчәнлектән алына торган керем салым салынырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International