ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Җәмгыятьнең барлык әгъзаларына хөрмәт, аларның хезмәтләрен тану турында безнең илдә, күп кенә бәйрәмнәр һәм һәйкәлләр белән беррәттән, күпләр өчен дулкынландыргыч һәм күңелле бәйрәм — Өлкәннәр көне билгелэп утелэ.  Бу көнне профсоюз рәисе Нәҗмиева Г. Т. үз хезмәткәрләрен бәйрәм белән тренер Сәйфетдинов Д. Ф. җитәкчелегендә «үз якыннарың белән» девизы астында "Хоккей" бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр белән котлады.

1 октябрь көнне район мәдәният йортында концерт тәмамланганнан соң, район мәдәният йорты җитәкчелеге инициативасы белән сәхнә ветераннары өчен бәйрәм өстәле оештырылды, анда хезмәттәшләренең котлаулары һәм ветераннар хатирәләре яңгырады. Бәйрәм табынында катнашучыларның барысы да кичәне-ялны оештырган өчен район мәдәният йорты җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Бәйрәм табынында халык җырлары да яңгырады, алар хор белән башкарылды.
 Шулай ук, өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, районның мәдәният өлкәсендә эшләгән барлык пенсионерларына район мәдәният йорты җитәкчелеге азык-төлек җыелмасы белән бәйрәм пакетлары да әзерләгән иде. Бәйрәм халык биюләре белән тәмамланды.

1 октябрь көнне район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Сезгә булган хөрмәтебез - безнең йөрәк түрендә" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасында районның яшь башкаручылары һәм сәхнә ветераннарының иҗат коллективлары чыгыш ясады. Барлык тамашачыларны да район җитәкчелеге исеменнән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Җамалиева Светлана Валентиновна котлады. Концерт тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

1 октябрь көнне Кукмара 4нче урта мәктәбендә район ветеран - пенсионерлар активы Кукмара муниципаль районы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу кысаларында район мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән ветераннар өчен тематик концерт куелды.

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә Кукмара 4нче урта мәктәбендә районның актив ветераннары, авыл җирлекләренең һәм оешма-предприятиеләрнең башлангыч ветераннар советы рәисләре катнашында очрашу-бәйрәм үткәрелде.

Березняк авылы китапханәчесе 1-7 сыйныф укучылары белән “Көзге уңыш - 2019” бәйрәме үткәрде.Чарада балалар игътибарына рәсем конкурслары, культуралы үсемлекләрне тану буенча, тапкырлыкка бәйгеләр тәкъдим ителде.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында  тәрбияләнүче нәниләр өчен «Көзге уңыш» дип исемләнгән тематик шөгыль үткәрде.

Баллыкенә, Югары Күзмес авыл китапханәчеләре Нырья авылы «Шундыкар» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән «Инде күк йөзен  көз сулышы алды»дип исемләнгән көз бәйрәме үткәрделәр. Балалар көз сынамышлары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, көзге айлар турында белемнәрен ныгыттылар. «Алма җый», «Гөмбәчекләр», «Бакчадан кабак җый» уен программасында үзләренең белем һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Чара барышында балалар бик актив булдылар: шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр, айлар һәм яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук көзге викторина сорауларына да җавап бирделәр.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Экстремизмга - юк» акциясе кысаларында “Безнең куллар тик утырыр   өчен түгел”  социаль проектын тормышка ашыру кысаларында “Мин, син, ул - бергә тату гаилә! “  дип исемләнгән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды.

23 сентябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  «Экстремизмга - юк» акциясе кысаларында социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен  «Түбәтәйне бизибез» дип аталган  мастер-класс үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International