3 июль көнне Нараткай лагеренда "Без бер телдә сөйләшәбез" программасы кысаларында керәшен татарлары көне узды
«Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе кысаларында Лаеш муниципаль районында машина белән сыер саву операторлары арасында Һөнәре буенча иң яхшы белгечкә 46 нчы республика конкурсы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстанда кыр көне-2019 эшлекле программасы кысаларында терлекчелек белгечләре белән түгәрәк өстәлләр уздырдылар.
Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019»авыл тематикасы буенча мәгълүмати – агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.
3 июль көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы социаль ярдәм үзәге “Наз” бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен ТАССРның 100-еллыгына багышланган «Туган җиребез буйлап» исемле тематик сәгать үткәрде.
3 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Заһидуллина Голнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Веселый этикет” исемле уен программасы үткәрде. Балалар конкурслар һәм викториналарда теләп катнаштылар, кызыксынып презентацияне һәм 3Д форматында мультфильмны карап үттеләр.
Яниль авыл китапханәчесе төрле яшьтәге балалар белән «Безгә тынычлык кирәк!” дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде. Конкурста катнашучы һәр кеше үз рәсемнәрендә җирдә дөньяны чагылдыра торган барлык нәрсәләрне - якты кояш, күгәрчен, зәңгәр күк йөзен, салават күпере, йорт, гаилә һәм башка бик күп нәрсәләрне тасвирларга тырышты.
Яниль авыл китапханәчесе китапханәгә йөрүче балалар өчен «Яшь велосипедчы» дип исемләнгән велосипедчы көне үткәрде. Балалар велосипедлар парадында катнаштылар, уен формасында велосипедны куркынычсыз йөртү кагыйдәләре турында бик күп файдалы мәгълүмат үзләштерделәр.
Велосипедчылар транспорт белән идарә итә белүләрен күрсәттеләр: фигуралы йөртү, турыдан-туры йөрү, борылу, киртәләр аша уза белү. Барлык биремнәр үтәлгәч, жюри конкурска йомгак ясады.
2 июль көнне, Татар көне кысаларында, "Нараткай" лагеренда халык инструменты, милли коймак, бию, костюмнар буенча мастер - класс үткәрелде, шулай ук курчак театры буенча мастер-класс булды
Авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын - кызларга эш вакытының кыскару вакыты-атнага 36 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Шул ук вакытта түләү булачак калырга шундый ук, ничек тулы эш атнасы. Бу хакта Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.