24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлешендә «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Бүген Татарстан беренче тапкыр тәүлегенә 4000 тонна сөт җитештерү буенча чикне узды
25 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре “Нараткай” лагерында булдылар. Китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна яшьүсмерләр өчен
“Тормыш матур, аны юкка үткәрмә”дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Валентина Геннадиена наркомания, аның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләде. Төрле конкурслар үткәрде.
Балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Расим кызы китапларга күзәтү ясады, “Мин сәламәтлекне сайлыйм”дигән рәсем конкурсы үткәрде. Балалар начар гадәтләр, сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен җиткерделәр. Әлеге чара анкета тутыру һәм буклетлар өләшү белән тәмамланды.
ТАССРның 100 еллыгына, Аш-Буҗи авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен "Мавыктыргыч Татарстан» китабына күзәтү үткәрде. Бу китап балаларны туган якның күп гасырлык тарихы, бай мирасы, Татарстан Республикасы халыкларының символлары һәм мәдәнияте белән таныштырды.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе лагерьга йөрүче балалар белән “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Чарада сәламәт булып үсү өчен саф һавада күбрәк йөрергә, спорт белән актив шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
Хөрмәтле китап укучылар, 24 июньнән Кукмара үзәк китапханәсе сезне “Буккроссинг” акциясында катнашырга чакыра.
Биредә сез:
-Үзегезгә ошаган китапны сайлап ала аласыз.
-Башка кеше дә алып укый алсын өчен аны кире алып килә аласыз.
-Үзегезнең өйдә кирәксез китапларны алып килеп бирегә куя аласыз..
Китапны алыштыру урыны: үзәк китапханә территориясе.
Барыгызны да әлеге акциядә катнашырга чакырып калабыз.
Эш сәгате: 8.00-18.00
Әсән-Елга авылы китапханәчесе лагерьга йөрүче балалар белән “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Чарада сәламәт булып үсү өчен саф һавада күбрәк йөрергә, спорт белән актив шөгыльләнергә кирәклеге аңлатылды.
23.06.2019 Кукмара шәһәренең А.М.Булатов исемендәге парк мәйданында "Кичке уен" бәйрәме узды
Иске Юмья авылы китапханәчесе кече яшьтәге китап укучылар өчен "Июнь ае бу көнне онытырга ярамый» дип исемләнгән хәтер һәм кайгы сәгате үткәрде. Чара барышында балалар Муса Җәлилнең «Чулочки», «Варварство», «Кызыл ромашка» шигырен укыдылар һәм фикер алыштылар. Левитан тавышы тыңланылды, «Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер " дигән китап күргәзмәсе төзелде. Соңыннан бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Березняк авылы китапханәчесе мәктәп каршында оештырылган ял лагеренда тәрбияләнүче балалар игътибарына китап-журналлар аша “Әкият” курчак театрына сәяхәт ясады. Бу сәяхәттә китапханәче “Әкият” курчак театры бинасы турында кыскача белешмә бирде, анда эшләүче артистлар турында сөйләп үтте. Соңыннан балалар театрда эшләүче якташ артистыбыз Юрий Чуктиевның тормыш юлы белән якынрак таныштылар.