ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 21 июнендә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар  социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Кукмара районы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен “Минем булачак һөнәрем турынла хыялым” дип аталган әңгәмә үткәрелде. Төп максат булып -  балаларны төрле һөнәрләр белән тирәнтен таныштыру, хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү иде.


21
июнь, 2019 ел
җомга

2019 елның 20 июньда «Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында тренер Наумов Н. Е. «Тау чаңгысы спорты» бүлегендэ Р. Мөхәммәтшин исемендәге стадионда үз тәрбияләнүчеләре белән  «сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» темасына ачык дәрес үткәрде.

21 июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татарстан китап нәшрияты оешуның 100 еллыгы уңаеннан язучылар белән “Китапларда милләт язмышы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучылар Рифә Рахман, Галимҗан Гыйлманов һәм Рифат Сәлаховның иҗаты белән таныштырды. Язучыларыбыз 100 еллык тарихы булган китап нәшриятенең тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге белән таныштырдылар.

20 июнь көнне 18.00-20.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында ачык һавада уку оештырылды. Китапханәчеләр паркта ял итүчеләр өчен китап-журналларга обзор үткәрделәр.

20 июнь көнне үзәк китапханәдә “Тылсым”  үзәгендә йөрүче яшьүсмерләр белән  “22 июнь-кайгы һәм хәтер көне” батырлык дәресе үтте. Китапханәче Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы сугыш башланып киткән көнне  һәм  ул елларның авырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында барысы бергә “Хәтер шәме”н кабыздылар.

20 июнь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Летний калейдоскоп» исемле уен программасы  үткәрде. Балалар төрле викториналарда, уеннарда актив катнаштылар.

 

2019 елның 27 июнендә «Россия юристлары ассоциациясе " бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла.  Чараны бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8: 00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла: - «Бердәм РОССИЯ " партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»; - «Бердәм РОССИЯ» партиясе район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә-Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә.

Пычак авылы китапханәчесе мәктәп яны лагере балалары өчен "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Әлеге чара балаларда сәламәт яшәү рәвеше өстенлекләрен һәм наркотикларга һәм башка психотроп матдәләргә тискәре мөнәсәбәтне формалаштыру максатыннан үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International