"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Гомер көзе» программасын актив кулланалар, аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.
2020 елның 1 гыйнварыннан авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлаячак. РФ Хөкүмәте карары проекты Авыл ипотекасына еллык 10% тан беренчел кертемне билгеләүне күздә тота, диелә документта хокукый актлар проектларын бастырып чыгару сайтында.
Балалар ике командага бүленеп, визит карточкасы әзерләделәр: команданың исеме һәм девизы. Соңыннан барысы да зур теләк, җиңүгә омтылыш белән күңелле узган ярышларда катнаштылар.
Иске Юмья авылы китапханәчесе мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен "Удмурт халкының фольклор уеннары"дигән мастер-класс үткәрде. Балаларны удмурт милли уеннары белән таныштырды.
Березняк авылы китапханәчесе 8-9 нчы сыйныф укучылары белән “Мин һәм син- хезмәттә” дип исемләнгән профессияләргә багышланган дискуссия сәгате үткәрде. Чарада балалар игътибарына һөнәрләрне яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан балалар үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләделәр киңәшләр сорадылар, кайбер уку йортларына интернет аша сәяхәт кылдылар.
Бүген, 2019 елның 19 июнендә, социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы июнь аенда туган көннәрен бәйрәм итүчеләр өчен күңел ачу чарасы оештырды.
Мәмәшир авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе белән берлектә "Без барысын да белергә тиеш" дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде. Чара барышында балаларның җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, яктылык кайтаргыч элементлар буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга юнәлдерелгән «Игътибар балалар» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар аларны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара китап, журналларны күзәтү белән тәмамланды.
Янил авылы китапханәчесе Гөлнур Галимуллина төрле яшьтәге төркем укучылары өчен табигатькә экскурсия оештырды. Экскурсия яшь буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үтте.
Югары Күзмис, Балдыкнә авыл китапханәсе китапханәчеләре “Инвис” мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Дару үләннәре дөньясында"дип исемләнгән экология дәресе үткәрделәр. Чара барышында балалар дару үләннәре әзерләү ысуллары белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр, нинди авыруларда файдаланырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Балаларга уен-викторина тәкъдим ителде, анда алар бик теләп катнаштылар. Чара ахырында " Әйләнә-тирәбездәге дару үләннәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Зур Сәрдек авылы китапханәчесе татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе Газинур Моратның 60 яшьлек юбилеена багышланган “Без Моратны укыйбыз” әдәби марафонына кушылып якташыбызның шигырьләрен укуны оештырды. Г.Моратның иҗатына һәм китапларына күзәтү ясады.