Балыклы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән "Без сәламәт яшәү яклы" дигән темага әңгәмә үткәрде. Авыл фельдшеры укучыларга наркоманиянең куркыныч чир икәнен, тәмәкенең зыяны турында сөйләп узды.
Пычак авылы китапханәчесе балалар белән “Җырлы, моңлы, күңелле балачак” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичә нәфис сүз, җыр, бию,төрле шаян тамашалар белән үрелеп барды.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, Әнисә Гайфутдинова җитәкчелегендәге Сабанчино авылы үзешчәннәре биредә яшәүчеләр алдында матур һәм дәртле концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Югары Кузмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен җәнлекләр театры җитәкчесе В. Л Дурованың тууына 85 ел булу уңаеннан «Дрессировщица һәм аның дүрт аяклы дуслары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балалар Н. Ю. Дураваның «Матрена һәм люлька», «Куян батырлыкка сәләтле» хикәяләрен укыдылар.
13 апрель көнне Мәмәшир мәдәният йортында Тәмәй авылыннан авыру бала Каримуллин Аяз Алмаз улына ярдәм итү максатыннан "Көчеңнән килгәнчә ярдәм ит!" дип исемләнгән Хәйрия концерты булды.
Календарьда - апрель, димәк... Космонавтика көне җитте. Элек – электән кешеләрнең игътибарын йолдызлар дөньясы, ай, кояш һәм төрле планеталар гел җәлеп итеп торды.
Җитештерү мәйданнарын киңәйтү максаты белән 2013 елда 736 кв.м мәйданлы элеккеге Казан авыл хуҗалыгы техникасы бинасы сатып алды.
2019 елның 29 апрелендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» се ачылачак.
2019 елнын 12-15 апрелендэ Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
"Кайнар линия» эше вакыты: 09.00 – 17.00 2019 елның 12 – 15 апреле.
"Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
2019 елның 19 апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.