12 апрель көнне Кукмара муниципаль районы Советының кече залында көч структуралары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре, Иҗтимагый совет һәм ветераннар советы рәисләре, шулай ук район руханилары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
12 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1а сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә багышланган «Космоска очыш» дип исемләнгән әңгәмә - презентация үткәрде. Ул балаларны космонавтика тарихы белән таныштырды: һава шарлары һәм планерлар, дириҗабль һәм самолетлар уйлап табу турында, беренче космонавт Ю. А. Гагарин, кешенең галәмгә беренче очышы турында сөйләде. Балалар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм мультфильмнар карадылар.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге дэ бу вакыйгадан читтә калмады. Бүген биредә “Космос белгечләре” дип аталган интеллектуалҗ викторина үткәрелде.
12 апрель көнне балалар китапханәсе “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 ел тулу уңаеннан “Сиңа багышлыйбыз» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Тукай татар халкы өчен бик зур әдәби мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова балаларга «Г. Тукай – бөек шагыйрь» дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде.
Балалар һәм ата-аналар бөек шагыйрьнең туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Чара ахырында "Туган тел" җыры башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, быел халык соравы буенча "Салават күпере" торак комплексы янында "Радужный"сәүдә үзәге янындагы яңа мәйданчык оештырылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган башка мәйданчыкларның урнашу урыны казанлылар һәм Чаллы халкына яхшы билгеле.
Очрашуның темасы: “Хатын-кыз бәхете”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән киләчәктә хатын-кыз сәламәт һәм шат аналар булу турында әнгәмә корылды, ун кешегэ буклетлар өләшенелде.
Бу дәрес йогышлы тире авыруларын профилактикалауга багышланган иде. Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдерахманова Индира Габдулбаровна балаларга корчаңгы белән ничек зарарланырга мөмкин булуын, авыруның төп билгеләре турында аңлаешлы итеп аңлатты.
Балалар игътибар белән экскурсоводны тыңладылар hәм ТАССР ның 100 еллыгына багышланган экспозицияне карап уздылар.
2019 елның 13 апрелендә балалар командалары арасында Космонавтика көненә багышланган хоккей турниры узачак.
Турнирда катнашучылар:
Кукмара ш. " Акулы»
Арча шәһәре " Драконы»
Б.Сабасы "Тимерхан"
Кукмара ш. "Ягуар-2011"
Башлана 9.00
РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга план буенча ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән торак пунктында радиотелеүзәктә 2019 елның 15 апрелендә аналоглы һәм цифрлы телевидение программаларын тапшыруны туктатып, 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк.