Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында коллегиянең йомгаклау утырышы узды.
Кукмара үзәк китапханәсе китап сөючеләрне Бөтенроссия «Библиотөн – 2019” акциясенә чакыра. Библионочның темасы: «Бөтен дөнья театр»
Чарага чакырабыз
13.00 конкурс-күңел ачу программасы:
"Театр тылсымы!»,
17.00 Китап күргәзмәсе,
17.30 Театр кәбестәсе: «Без сезне театрга чакырабыз»,
3Д форматта фильмнар карау өчен кинозалда көтеп калабыз.
"Кукмара 4нче урта мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе командасы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте фестиваленең 2019 елгы гаилә командалары арасында региональ этабында җиңүче булды. Котлауларыбызны җиткерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
Кукмара 4нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Баһаветдинова Лилия Алмаз кызы Санкт-Петербург шәһәрендә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Аның җитәкчесе - "Кукмара 4нче урта мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле технология укытучысы Якупова Альбина Рәфхәт кызы. Котлау сүзләрен җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Кукмара районы прокуратурасы Интернет челтәрендә тыелган мәгълүматның таралуына каршы көрәш өлкәсендәге законнарның үтәлешен системалы нигездә күзәтүне гамәлгә ашыра. Шул ук вакытта тыелган контентка керү мөмкинлеген ачыклау һәм булдырмау максатыннан интернет-киңлеккә мониторинг үткәрелә. 100 интернет-сайтта экстремистик эчтәлектәге аудио - һәм видеоматериаллар урнаштырылган. Шул ук вакытта мәгълүматка керү интернет-кулланучыларның чикләнмәгән даирәсен карау өчен ирекле булды. Суд карары буенча әлеге мәгълүмат элегрәк Россия Федерациясе территориясендә таралу тыелган дип табылды. Җыелган материалларны прокуратура элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә тыелган контенттан файдалануны туктату максатында җибәрде.
Апрель аенда иң төп даталарның берсе булып, фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне тора. Сугыш инде күптән бетте, ничә гасыр еллар үтте, ләкин бу авырлыкларны үз җилкәләрендә татыган кешеләр өчен түгел шул...
2019 елның 13 апрелендә 2010 елгы командалар арасында Космонавтика көненә багышланган хоккей турнир узды. Турнирда Арча шәһәре «Ракета», Кукмара шәһәре «Акулы», «Тимерхан». Байлар Сабасы, «Ягуар-2011» Кукмара шәһәре катнаштылар.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Тимерхан» командасы алды, икенче урынны «Акулы» командасы яулады, беренче урын « Ракета».
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Һидиятуллин Самат(Арча шәһәре), «Иң яхшы һөҗүмче» - Галимуллин Айзат(Кукмара шәһәре, Ягуар), «Иң яхшы сакчы»- Абдуллин Сарим (Байлар Сабасы), « Иң яхшы уенчы " - Липатов Тимур(Кукмара, Акулы). Танылды.Призерларга һәм катнашучыларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.
19 апрель көнне 17.00 сәгатьтә Кукмара балалар китапханәсе
балаларны һәм аларның әти-әниләрен "Театр - әкият ул, театр - могҗиза» дип исемләнгән конкурс-уен программасына чакыра. Сезне эчтәлекле программа көтә: төрле уеннар, викториналар, конкурслар, китап күргәзмәләре белән танышу, әкиятләр буенча инсценировка, мультфильмнар карау.
Ул гомеренең 42 елын балаларга белем бирүгә багышлаган