ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2 апрель көнне Иске Юмья авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Көлке көненә багышланган «Күңел ачу көлү» дип исемләнгән көлке-тайм үткәрелде. Килүчеләр өчен күңелле күргәзмә-юморина тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның һәркайсына күргәзмәдән теләсә нинди китап сайларга, анда биремне табарга һәм аны үтәргә тәкъдим ителде. Соңыннан барысы да «Пантомимы», «Иң яхшы шарж», «Табышмаклар», «Перевертыши» конкурсларында бик теләп катнаштылар.

Ел саен 2 апрель көнне, Г.Х. Андерсенның туган көнендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган көн белән, әкиятләр короле” дип исемләнгән” әдәби уен үткәрде. Балалар Андерсен могҗизасы илендә рәхәтләнеп кунакта булдылар.

Урәсбаш авылы китапханәчесендә “Туганайлар” газетасы редакторы Ю. Губина, фотокорреспондент М. Новикова кунакта булды. Алар ел дәвамында китапханәдә эшләп килүче “Умелые руки” круҗогына йөрүче балаларның күргәзмәсе белән таныштылар.

27059 очко җыеп безнең республика җыелма командасы беренче урынны алды. Азалияне һәм аның тренерын югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аңа Спартакиаданың киләсе этабында уңышлар телибез.

2019 елның 28 мартыннан 31 мартына кадәр Минзәлә шәһәрендә тренер-укытучы Айрат Вахитов җитәкчелегендәге «Зилант» спорт мәктәбенең 2003-2004 елгы волейбол буенча кызлар җыелма командасы ТР укучыларының XII Спартакиадасы исәбенә Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты һәм бронза призер булды. Кызларны, аларның тренерын котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт карьерасында уңышлар телибез.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Олимп «балалар мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе «Тау чаңгысы спорты» , «Хоккей» һәм «Тимераякта фигуралы шуу» бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр  өчен «Минем Республикам Татарстан» темасына күргәзмә оештырылды.

3 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева Ч.Айтматов исемендәге гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Халыкара балалар китабы көненә багышланган “Яраткан китап битләре буйлап” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде. Балалар бик теләп төрле конкурсларда катнаштылар, хәйләкәр табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр искә төшерделәр, яраткан шигырьләрен укыдылар. Үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

3 апрель көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Вилданова М. М.  "юеш кушылган алымы белән киездән  шариклар булдыру" темасына мастер - класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International