ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2 апрель көнне Теләче авылында " Без бергә «Республика балалар халык иҗаты фестиваль - конкурсының зона этабы булып узды.

Кукмара районы Вахитов авылыннан Айгөл Сәмигуллина нәкъ менә шундый исем белән үзенең Инстаграмнарын алып бара. Яшь булуына карамастан, Айгөл  ире белән бергә биш бала тәрбияли, мөгезле эре терлек тә, сарыклар да, кош - корт та асрый.

Соңгы вакытта ягымлы газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына да республикада угар газ белән 20гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига - үлем белән тәмамланган.

2019 елның 2 апрель көнне  Шәфкать  терләкләндерү  үзәгендә  Аутизмга  бәйләнешле мәсьәләләр  буенча  специалистлар белән  кинәшмә үткәрелде.

Түбән Комар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен " Театр һөнәрләре» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрде. Уен формасында укучылар "Театр" иленә сәяхәт кыла алдылар, анда аларга гример, костюмер, рәссам-бизәүче, актер, режиссер эше белән танышырга һәм спектакль әзерләүдә аларның һәрберсенең нинди роль уйнавын билгеләргә кирәк иде. Чара укучыларның белемнәрен тикшерү белән тәмамланды.

Түбән Комар авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен «Танышыгыз: һөнәр» дип исемләнгән видео - күзәтү үткәрде.  Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр һәм конкурсларда катнаштылар. «Заманча һөнәрләр дөньясы»дип исемләнгән слайд-презентация карадылар.

Түбәнкомар авылы китапханәчесе яшь китап укучылар өчен «Алар безнең якны таныттылар " дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрде. Чара барышында Владислав һәм Герман Кирилловларның, Зинаида Антонованың, Гай Сабитов, Петр Захаров һәм башка яраткан авторларның әсәрләре декларацияләнде. Чара ахырында укучылар викторинада катнаштылар.

Купка авыл китапханәсендә "Барысы турында журналда һәм газетада" дип исемләнгән библиографик сәгать узды. Чарага шул исемдәге күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмә өчен периодика укучылар ихтыяҗларыннан һәм төрле яшь категорияләреннән файдаланучыларның мәнфәгатьләреннән чыгып сайлап алынды. Өлкәннәр өчен "Мәдәни җомга", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре", "Республика Татарстан", "Идел", "Сөембикә", "Мирас", "Гаилә һәм мәктәп","Татарстан","Сәхнә" кебек вакытлы басмалар тәкъдим ителде.

Манзарас авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасында тәрбиялүнүче нәниләр белән “Балалар дөньясына китап аша” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар белән яңа китаплар белән танышып, «Гуси лебеди» дигән мультфильм карады.

2019 елның 2 апрелендә бөтен Россия буенча башлангыч, төп һәм урта звено укучыларының Бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) старт алды. Кичә Кукмара районы мәктәпләре 7 нче сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча БТЭ язуында һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен тарихта катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International