ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 30 мартында чаңгы базасында ААҖ «Кукмара металл савыт-сабалар заводы»  призларына «Бер сәгатьлек  узыш-2019» чаңгы  буенча төбәкара ярышлар узды, анда 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге 70 кеше катнашты.

Экскурсияне алып баручы инспектор Мостафина Гөлназ Самат кызы үз өстенә алды, ул хезмәт базарында аеруча кирәкле хезмәткәрләр , үз бизнесын ачкан вакытта ярдәм чаралары, халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре төрләре һәм башкалар турында сөйләде.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгенә йөрүче инвалид балалар өчен музыкаль мәктәп укучылары концерт оештырдылар.

31 март көнне Күкшел Важашур авылы китапханәчеләре «Нәүрүз килә» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздыруда катнашты.Тамашачылар Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән танышты. Кыш үз урынын Нәүрүзбикәгә тапшырды. Бәйрәм ахырында балалар карга боткасы һәм коймак белән сыйланды.

Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Арча, Әтнә, Актаныш, Балтач, Чүпрәле, Буа, Яшел Үзән, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнарның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре азык-төлек һәм товарлар алып килгән иде. Мәйданчыкка авыл кешеләре генә түгел, шәһәрлеләргә, автолавкалар да килгән иде.

27 март - Бөтендөнья театр көне уңаеннан Туенбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Искиткеч битлекләр» дип исемләнгән әдәби-иҗат сәгате үткәрде. Балалар театр тарихы белән таныштылар.Үзләре караган әсәрләр турында сөйләштеләр.

27 март көнне Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә“Ватан нәрсәдән башлана?” дип исемләнгән тематик әңгәмә  үткәрде. Балалар  Татарстан Республикасындагы дәүләт символлары турында сөйләште, төрле татар халык уеннары уйнады.

2019 елның 29 мартында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге базасында  Җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьлэр  (студентлар) берләшмәсенен узәге  “ФОРПОСТ”  һәм  «ФОРПОСТ» үзәгенең "төрле төстәге балачак "волонтерлар берләшмәсе «терроризм һәм аның корбаны булмау» темасы буенча  «хокук университеты» ның чираттагы дәресен уздырдылар. 

29 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе “Театр яктылыкка-нурга илтә” дип исемләнгән кичә үткәрде. Чара “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзәләре катнашында үтте. Килгән кунакларга “Нур” клубы өлкәннәре язучы Г.Зәйнәшеваның “Сәер мәхәббәт” исемле ике пәрдәлек драмасын сәхнәләштерде. Китапханәдә «Театр- тылсымлы дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе урын алды.“Театр яклыкка, нурга илтә” дигән презентация карау китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Ике өлкәннәр клубы катнашында үткәрелгән очрашу кичәсе бик эчтәлекле үтте.

Март аенда “Милосердие” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен логопед Хөсәенова Люция Хәйдәр кызы “Язга кунакка” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International