2019 елның 24 мартында В. Поляны шәһәрендә 2019 елгы чаңгы марафоны узды, анда тренер Сәләхов И. А. җитәкчелегендә «Олимп «балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» ндә тәрбияләнүчеләр катнашты.
район башлыгы Сергей Димитриев, А. В. Тарасова исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларын 2006-2007 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы тренер Ганиев И. М. җитәкчелегендәге «Ягуар» командасын һәм тренер Нурмөхәммәтов Т. М. җитәкчелегендәге 2008 елгы «Олимп» командасын котлады
Самарада Бөтенроссия авыл Сабан Туен оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар
укмара мәдрәсәсендә “Мөслимә хатын-кызлар арасында хәләл эшмәкәрлекне үстерү” дигән темага семинар үтте. Бу чарада Рәсәй һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина да катнашты.
«Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесенең» 2019 елның 02-03 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы яки барлыкка килү турында халыкка экстрен хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системаларын тикшерү турында " гы боерыгы нигезендә 10-12.00 мск. хәбәр итү системасын тикшерү үткәреләчәк.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе ел саен уздырылып килә торган “Нәүруз” бәйрәме үткәрүдә катнашты. Әлеге бәйрәм төрле уеннар, Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәмгә җыелган халыкны пылау, чәй белән сыйлау белән тәмамланды.
Югары Кузмис авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен «Без эшче һөнәрләр өчен» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр әйттеләр, кроссворд чиштеләр. Мондый чаралар киләчәктә балаларга үз юлын дөрес сайларга ярдәм итә.
22 март көнне Иске-Йорт авылы китапханәсендә ТАССРнын 100 еллыгы унаеннан, 6-7 сыйныф укучылары белән ”Гасырлар авазына колак салып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу кичәдә укучылар Татарстанга багышланган китаплар белән танышып,Татарстаннын үткәне , бүгенгесе һәм киләчәге турында күп яналыклар белделәр.
2019 елның 16-24 мартында Пермь шәһәрендә «Алтын алка» клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының финалы 2006-2007 елгы командалар арасында узды. Финалда Россиянең барлык төбәкләреннән 62 команда катнашты. Татарстан Республикасынын данын Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы яклады.
2019 елның 25 мартында район Советының зур залында район башлыгы катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды, аның кысаларында мәгариф идарәсенең өлкән методисты Нәбиев Т. Г. Татарстан Республикасының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" региональ иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.