Күкшел авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән әхлак тәрбиясен пропагандалау максатыннан “Әдәп төбе - матур гадәт” дип исемләнгән журналга әңгәмә үтте. Китапханәче балаларны исәнләшү кагыйдәләре, шәфкатьлелек төшенчәсе кебек сүзләр белән таныштырды.
Православие динендәге китаплар көне уңаеннан Иске Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яхшылык һәм яктылыкка китап аша» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар «Апостол» беренче басма китабының барлыкка килү тарихы һәм аның беренче нигез салучылары дьякон Иван Федоров һәм Петр Мстиславец белән таныштылар. Әңгәмә барышында яшь китап укучылар Россиядә китап бастыру тарихы, төрле басмалар белән таныша алдылар. Чара «Бөтендөнья турында " презентация слайд күрсәтү белән үрелеп барды.
«Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара, Мамадыш районнарында бүлеге 2019 елның 14-20 мартында смарт-җайланмалар сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр үткәрә.
"Кайнар линия» телефоннары: 2-69-27; 2-81-09 (ФБУЗ филиалы)
2019 елның 19 мартында проектны гамәлгә ашыру кысаларында – Татарстан Республикасы Кукмара нотариаль округы нотариуслары, Пенсия фонды, АО «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» белгечләре, суд приставы һәм адвокатлар тарафыннан халыкка түләүсез бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк, адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы 15, 2 кат, "Бердәм РОССИЯ» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе.
Байлангар авылы китапханәчесе "Ана-бөек исем"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. Аннан соң пенсионерлар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Урман патшалыгына сәяхәт " дип исемләнгән экологик уен үткәрде. Уенның максаты үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын югалту проблемасына, үсемлекләр һәм хайваннарның яшәү урыннары пычрануына игътибар җәлеп итү иде.
Балалар игътибар белән экскурсиячене тыңладылар hәм узләренең уй-фикерләрен бер-берсенә житкерделәр.
13 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Гөлфия 4нче мәктәпнең 3б сыйныф укучылары өчен песиләр турында экологик сәгать үткәрде. Балалар песи тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Матур презентация карадылар. Төрле конкурсларда бик актив катнаштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.
Балалар «Безнең яраткан песиләребез» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда әлеге искиткеч хайваннар турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Шулай ук мультфильм һәм видеоклип карадылар.
13 нче март көнне Березняк авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә Бөтендөнья урманнар көненә багышланган “ Урман-безнең байлыгыбыз“ дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Балалар игътибарына Ленар Шәехнең “Безнең урманда”, Мансур Сафинның урман турында “Табышмаклар” дип исемләнгән китапларына күзәтү үткәрде. Укучылар хозурына “Безнең урманда” китабын кычкырып уку,“Урман” дип исемләнгән презентация тәкьдим ителде. Балалар бу экологик дәрестә бик актив катнаштылар. Бирелгән табышмакларга да төгәл җавап бирделәр.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе 1-4 сыйныфлар өчен “Дуслаша беләсеңме?” дип исемләнгән тест- әңгәмә үткәрде. Җавап яза башлаганчы балалар дус булып йөрүче иптәшләрен күз алдына китерделәр һәм сорауларга җаваплар яздылар. “Уртак тел таба беләсенме?” дигән темага багышланган ситуацияләрне чишәргә булыштылар. Соңыннан дуслык турында шигырьләр укылды, мәкальләр әйтелде.