ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртә, 2019 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме алырга хокуклы:

12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2012 елның 2 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Хөснетдинова Лилия Мансур кызы өстәмә белем бирү педагогларының Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсының "җыентыклар" номинациясендә 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Казан дәүләт мәдәният институтында "Диалоги" Бөтенроссия күргәзмә-конкурсы узды. "Профи" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Вилданова Миләүшә Минебаевна 2 дәрәҗә Дипломга лаек булды; Бектина Ольга - 2 дәрәҗә Диплом (җит. Гатина Г. И.)


12
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 23 февралендә Ижау шәһәренең «Чекерил» спорт комплексында тренер Наумов Н. Е.җитәкчелегендә  Удмуртия спорт министрлыгы Кубогы тау чаңгысы спорты буенча ачык ярышлар узды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Нуриев Әнис слалом-гигантта икенче урынны алды, Нуриева Азалия слалом – гигантта икенче урынны алды һәм слаломда беренче урынны алды, Гайнанов Әмир слалом - гигантта җиденче урынны һәм слаломда бишенче урынны алды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләде

Башкортстан Республикасы Болгавар районы үзәк китапханәсе оештырган Еникины укыйбыз  төбәкара акциясенә нәтиҗә ясалды. Бу Акция Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Укучылар язучының биографиясе, тормышы, иҗаты белән таныштылар. Әлеге Акцияда 24 китапханә катнашты, һәм Дипломнар белән бүләкләнде.

2019 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла.

12 мартта  Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “Всемирный день дикой природы” исемле экологик сагәть үткәрде.

 

Күзмес, Иске-Юмья авыллары китапханәсендә китап укучылар өчен "Масленица килде» дип исемләнгән фольклор бәйрәм үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар халык гореф-гадәтләренең кызыклы тарихын һәм фольклор бәйрәме турында кызыклы легенданы белделәр. Чарада катнашучылар «Достань яблочко», «Чугунки» уеннарында, «Доскажи пословицу» интеллектуаль конкурсында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм балаларга шатлык алып килде һәм аларның яңа белемнәре һәм якты кичерешләре белән баетты. Кичәнең кульминациясе-масленичны сыйлау-хуш исле чәй һәм тәмле коймак булды. Чучеланы яндыру язны каршы алу бәйрәмен тәмамлады. Әнә шулай тәмле һәм күңелле кышны озаттылар һәм язны китапханәдә каршы алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International