ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Бу хакта 14 мартта Министрлар Кабинетында ТР вице-премьеры Василь Шәйхразиев Татарстанның дәүләт телләре турындагы законнарның үтәлеше турындагы доклад кысаларында хәбәр итте.

2019 елның 22 мартында 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

Әсән-Елга авылы китапханәчесе балалар бакчасында  тәрбияләнүче нәниләр белән “Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби шөгыль үткәрде. Китапханәче балалар белән төрле һөнәрләр, һәм шул һөнәр ияләренең ниләр эшләве турында сөйләште.

14 март көнне Күкшел авылы китапхансендә төрле яшьтәге мәктәп укучылары белән “Татарстан - туган җирем” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Балалар Татарстанда узучы милли бәйрәмнәрнең тарихы, дәүләт символлары, аларның нәрсә аңлатуы турындагы әңгәмәне тыңлап уздылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә. 

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены"татар конгрессы делегатлары белән очрашу узды. Кунакларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов каршы алды. 
"Министрлыкның төп бурычы-кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырып, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.

Грипп – ул вируслар белән керә торган инфекцион авыру. ОРВИ, грипп вакытында вируслар авыру кешедән күбрәк hава юлы белән тарала.

Очрашу кысаларында хатын-кызлар белән йөкле  вакытта киләчәктә аңлы рәвештә әни булулары турында  әнгәмә  корылды, тугыз кешегә буклетлар өләшенелде.

15 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «зур сөткә юл " темасына семинар узачак. Аның кысаларында сыерларның сөт продуктларына терлек азыгының йогынтысы, эре мөгезле терлекләр үрчетүе һәм сәламәтлеге турында сөйләячәкләр, бозаулар чыгуны арттыруга ничек ирешергә һәм ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга турында фикер алышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International