2019 елның 9-10 март көннәрендә " Олимп» Боз сараенда 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Финалда Биектау авылы «Биектау», Алабуга шәһәренең «Серебряные волки», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Биектау авылы командасы яулады, икенче урын – Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы, финал җиңүчеләре-Яшел Үзән шәһәренең «Тигры» командасы.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә Волчек Никита (Алабуга шәһәре), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә - Сабирҗанов Альберт (Биектау авылы), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә - Җәләев Динар (Кукмара шәһәре), «Иң яхшы уенчы»номинациясендә Сергеев Кирилл (Яшел Үзән шәһәре) танылды.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галиева Рузалия Хәким кызы командаларны җиңүләре белән котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
2019 елның 16 мартында мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узачак.
Турнирда катнашучылар:
"Хыял" Кукмара ш.
Түбән Кама шәһәре
Теләче авылы
штп Байлар Сабасы
Башлана: 9.00
2019 елның 8 мартында Айдар Шәмсетдинов истәлегенә хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Ветераннар», Олыяз авылының «Камышлы», Камышлы авылының «Аш Бузи», Сосновка, Зур Кукмара авылының «Витязь» хоккей командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Олыяз авылының «Олыяз» командасы алды, икенче урынны Кукмара авылының «Зур Кукмара» командасы, беренче урынны Кукмара шәһәренең «Ветераннар» командасы алды.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Яппаров Рамил (Олыяз), «Иң яхшы сакчы»-Сәйфетдинов Айрат(Кукмара), «Иң яхшы һөҗүмче» -Хәбибрахманов Алмаз (Олыяз), «Иң яхшы уенчы» - Гарипов Илнур (Зур Кукмара), «Кыйммәтле уенчы» - Галимҗанов Сәлим (Олы Кукмара) танылды.
Бәйрәм бик җылы һәм уңайлы шартларда узды. Чарага балаларның әниләре һәм әбиләре чакырылган иде. Әниләр үзләренең балалары белән барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Барлык әниләр дә талантлы һәм иҗади булып чыкты. Чарада катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә әлеге акчаларны алу өчен 30 кг. нан да ким булмаган уңышны документаль рәвештә расларга кирәк, дип искәртә.
9 март көнне Вахит авылында ел саен уткәрелеп баручы кышкы спартакиада да «Вахитов хуҗалыгы»,«Урал хуҗалыгы»,«Восток хуҗалыгы»,Мамадыш районы камандалары арасында, кышкы 13 нче спартакиада ярышлары булып узды.
Балдыкнә авыл китапханәчесе «Исәнме, Масленица! " дип исемләнгән театральләштерелгән тамашада катнашты. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле конкурслар оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле ярышларда – аркан тарту, капчык белән көрәшүдә катнаштылар. Яраткан халык бәйрәме кайнар коймак чәй эчү белән тәмамланды.
Трыш авылы китапханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” клубының әгъзалары белән очрашу үтте. Балалар Абдулла Алишның биографиясе һәм әкиятләре белән танышып, “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча рәсемнәр ясады.
Трыш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән татар халык әкиятләрен укуны оештырды.
Тренер Альберт Закиров шәкертләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Азалия Шаһиева 50 м га брасс белән йөзүдә беренче булды, алтын медаль яулады, спорт мастерлыгына кандидат разрядын раслады һәм Татарстан Республикасының йөзү буенча җыелма команда составына керде. 100 һәм 200 метрга брасс белән йөзүдә Азалия Шаһиева 3 урынны яулады. Алсу Зайцева 50 м га ирекле стиль белән йѳзүдә бронза медаль яулады.