2019 елның 28 февралендә 2006 елгы хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр» арасында «Ягуар» файдасына 6:0 исәбе белән.
Укыту теоретик һәм гамәли өлешләрдән тора, ахырда волонтерларга алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә гамәлдә кулланып карарга кирәк була
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары «солдатлар булып тумыйлар "республика рәсем һәм шигырь укучылар конкурсы кысаларында «Ватан сагында" дигән республика рәсем конкурсында катнаштылар. "Рәсем сәнгате" номинациясендә Сәгъдиева Адилә 3 урынны яулады (җит. Гатина Г. И.). "Рәсем, графика" номинациясендә Мусина Эльвина - 2 урын (Гатина Г. И.), Владимирова Лилия-3 урын (җит. Вилданова М. М.). Конкурста катнашу турындагы таныклыкны Хәбибрахмановазухра, Шәйхулисламова Ләйлә (җит. Вилданова М. М.) һәм Камалова Йолдыз, Галимова Ания (җит. Гатина Г. И.) алдылар
Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә «Ә. Еникины укыйбыз» төбәкара акциясе уза. Акцияне оештыручылар-Башкортстан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе. Акция татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланып, 2019 елның 12 февраленнән 30 мартына кадәр узачак. Чарада 16 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.
Беренче этапта катнашучы Әмирхан Еникинең әлеге чараларда яңгыраячак әсәрләрен билгели, Әмирхан Еникинең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган китап күргәзмәләре, катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәләре оештыра.
Икенче этап 2019 елның 26 февраленнән 16 мартына кадәр әлеге чор дәвамында акциядә катнашучы барлык учреждениеләрдә дә чараларда Әмирхан Еники әсәрләре яңгырарга, акцияне үткәрү турында мәгълүмати материаллар (үткән чаралар турында фотолар һәм хәбәрләр) һештег белән социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. #
Өченче этап-2019 елның 18 мартына кадәр катнашучылар оештыручыларга электрон почтага форма буенча Хисап (2 нче кушымта) җибәрә mcbkukmara.@mail.ru 2018 елның 18 мартыннан да соңга калмыйча.
1 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 4 нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен «Әдәплелек турында сөйләшү»дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Ул балаларны «этикет» һәм «әдәплелек» сүзләренең мәгънәсе, кунакта, театрда, мәктәптә һәм башка җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, ә соңыннан уен формасында бу белемнәрне ныгыттылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.
3 март – Бөтендөнья язучылар көне. Шушы уңайдан 1 март көнне Березняк авылы китапханәсендә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен “Якташ язучылар – безнең горурлыгыбыз! “дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Бу чарада якташ язучыларыбыз: Р.Шәрипов, Ф.Галимуллин, Р.Мөхәммәтшин, Р.Рахман , Т.Нәҗмиев һәм башкаларның иҗатларын яктырткан презентация күрсәтелде . Балалар кыска гына вакыт эчендә якташ язучылар турында күп белешмә алдылар.
Купка авыл китапханәсендә "Юбилейлар планетасы " исеме астында, олы шәхесләрнең гыйнвар аенда билгеләп үтеләчәк юбилейларына багышланган күргәзмә оештырылды. Анда юбилярларның әсәрләре, алар турында фикерләр, кызыклы материаллар тупланган иде. Күргәзмә бер ай буе эшләде.
2019 елның 20 мартында Кукмара үзәк китапханәсендә танылган татар язучысы, «Бәллүр каләм» һәм «Ел китабы 2014» премияләре иясе Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу узачак. Программа татар телендә узачак.
Программада тәкъдим ителәчәк:
- "Серле дөнья белән очрашу" язучысының тормышы һәм иҗаты турында презентация материалы.
Гөлсинә Галимуллина белән әңгәмә;
- Язучы иҗатына багышланган күргәзмә;
Башлана 13.00 сәгатьтә
Ел саен 1 мартта Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне Кукмара Үзәк китапханәсендә Кукмара Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Игры со смертью» исемле диспут-әңгәмә үтте. Китапханәче Гарипова Лилия Дамир кызы укучыларга «Наркомания – ложное представление о свободе» исемле презентация нигезендә наркоманиянең зур афәт булуы турында һәм аның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләде. Шулай ук укучыларга «Мы против наркотиков» исемле буклетлар таратылды.
28 февраль көнне Алабуга шәһәрендә «Бердәм Россия» шәһәр стадионы базасында «Форпост» мәктәп отрядлары арасында Республика хәрби-патриотик спартакиадасы узды, анда ТР Кукмара муниципаль районының «Форпост» үзәге» командасы да катнашты.