ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Иртәнге сәгать 10да башланган сәяхәт кичке сәгать 4тә тәмамланды

27 февральдә «Росинка» клубының чираттагы дәресе - рус язучысы В. Бианканың юбилеена багышланган «Лесные полянки от Виталия Бианки» экологик сәгате узды. Клуб җитәкчесе Хафизова Гөлфия язучының искиткеч биографиясе һәм иҗат юлы, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга тулы мәхәббәт турында сөйләде. Соңыннан балалар «Бианки әсәрләрен белүчеләр»дигән әдәби викторинада актив катнаштылар.  Алар бик теләп табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр, авторның әкиятләреннән өзекләр укыдылар, тест сорауларына җавап бирделәр. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Соңыннан балалар В. Бианка әкияте буенча "Биектау" мультфильмын карадылар.

Сәнгать бүлеге укучылары, академик рәсем, декоратив рәсем һәм станковая композициясе буенча төбәкара олимпиадада катнаштылар. "Рәсем сәнгате" номинациясендә Васильев Роман мактаулы 1 урынны алды (җит. Низамова Л. Н.). "Рәсем" номинациясендә Дәүләтшина Гүзәл-2 урын (җит. Низамова Л. Н.)һәм Габитова Әзилә-2 урын (җит. Гатина Г. И.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.

2019 елның 16 февралендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә "һәр халык-рәссам" Халыкара хәйрия конкурсы кысаларында Бөтенроссия сынлы диктант узды.

18 февраль көнне Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган хәрби-патриотик җырлар һәм нәфис сүз конкурсы җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды. Норматова Ясмина (җит. Ваккасова Р. И.) һәм Миннегалиева Әлфинә (җит. Хәбибуллина Д. Р.) 1 дәрәҗә Лауреат Дипломын яулады. Котлыйбыз!!

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Нас не догонят" вокаль ансамбле (җит. Сафина М. Р.) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисткасы, Г. Тукай премиясе лауреаты Ганиева Винера Әхәт кызы "Сандугач - Соловей" Халыкара вокалчылар конкурсында 1 дәрәҗә лауреат дипломы яулады.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары Абдуллина Нелли, Дәүләтшина Гүзәл, Сабирҗанова Алсу (җит. Низамова Л. Н.) Хәсәнҗанова Әдилә (җит. Г. И. Гатина "Нократ осталары" төбәкара балалар һәм педагогларның иҗади эшләре күргәзмә-конкурсында мактаулы дүрт 1 урын яуладылар"

Егетләр арасында Максим Исаев-50 кг(Кукмара 4нче урта мәктәбе), Илназ Хузин-60 кг үлчәү авырлыгында (А. М. Булатов исемендәге лицей)(тренер-укытучы Марес Бәдертденов) бронза призерлары булдылар, кызлар арасында 38кглы үлчәү авырлыгында Ландыш Хәкимова җиңүче булды (Кукмара 3нче урта мәктәбе), Диләрә Галимуллина 65 кг үлчәү авырлыгында (Пинегерь авылы урта мәктәбе), Алинә Федорова 44кг, Карина Мисюкевич 38кг үлчәү авырлыгында (Кукмара 4нче урта мәктәбе) бронза призерлары булдылар.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Хәким кызы Галиева һәм Кукмара муниципаль районы өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International