Халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар мәсьәләләрен оператив хәл итү, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кукмара муниципаль районындагы «Наз «социаль ярдәм үзәге» (Ласка) автоном коммерцияле булмаган оешмасы белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.
2019 елның 6 мартында Кукмара шәһәренең «Олимп» һәм Алабуга шәһәренең «Урман умарталары» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.
Башлана: 13.00
Китапка 223 райондашыбызның исемнәре һәм хатирәләр кергән
Бүген, 2019 елның 28 февралендә Кукмара шәһәрендә яшәүче Хаҗиева Магиназ Мусин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Истәлекле дата белән аны Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Каримуллина һәм «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Нурсия Миявәкил кызы Мөбәрәкова котладылар.
Һәр атна саен без авылда үз эшләрен ачкан, гаилә фермалары һәм аякларында нык басып торучы һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр турында язабыз. Шундый кешеләрнең берсе-25 сутыйда йөзем үстерүче Александр Зверев.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә карата Кукмара үзәк китапханәсендә: “Есть такая профессия – Родину защищать” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәнең яшь китап укучылары өчен китапханәче Гульнара Фәрит кызы: “Ватанны саклаучылар көненең тарихы” дигән әңгәмә үткәрде. Балалар армия барлыккка килүнең тарихы, аның үткәне,армиянең бүгенге торышы белән таныштылар.
Югары Кузмис авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен " Удмурт кылэс тодыса» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Чарада балалар «Кык моңдыръес», «Ингур», А. Вотяков «Верась лымы» дип исемләнгән удмурт китаплары белән танышып, "Зечбур «газетасы һәм «Кизили" журналына күзәтү үткәрделәр. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Ә соңыннан Г, Романованың «Камсьор батыр әмма инсьор нылаш " әкиятен укыдылар.
Пычак авылы китапханәчесе Арпаяз балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләргә күренекле, каһарман шагыйребез Абдулла Алишның” Табыш булып кайтыйм илемә “дип исемләнгән китап уку сәгате үткәрде. Балалар “Абдулла Алишның әкиятләре үлемсез ”дип исемләнгән презентацияне бик яратып карадылар.
23 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Иске Юмья авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге ир-атлар өчен «Күңелеңне батырлыкка җибәрсен» дип исемләнгән әдәби - музыкаль сәгать үткәрде. Чара барышында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына батырлыгы белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары шигырьләр укыдылар, җырлар, биюләр башкардылар. «Намус белән Ватанга хезмәт итәм» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә әзерләнде.
Сәяхәт барышында алган җылы тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр