2019 елның 22 февралендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында ГБПОУ "Лубян урман-техника көллияте» базасында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2019» кышкы спартакиадасы узды.
Бәйрәм белән!
22 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Советы бинасында Кукмара муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссия каршындагы терроризмга һәм экстремизмга мәгълүмати каршы тору буенча пропаганда төркеменең чираттагы утырышы узды.
Яңа Сәрдек авылында 2019 елның 22 февралендә янгын нәтиҗәсендә балигъ булмаган балаларга кайгы белдереп, аларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып, Кукмара районында өч көнлек матәм игълан ителде. Бу көннәрдә (22,23,24) барлык чаралар да гамәлдән чыгарыла.
Балаларның фаҗигале үлеме белән бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
21 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында күпкырлы шәхес, талант иясе, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Бу кичәгә милләтебезгә, туган телебезгә битараф булмаган, язучының әсәрләрен яратып укучылар җыелган иде. Чара барышында Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” китабының язылу тарихын, халкыбызның бик болганчык елларда да каршылыклар аша үзенең туган телен, милләтен саклап калуы турында сөйләде. Кичәдә килгән тамашачылар, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары да чыгыш ясады. Чара барышында тамашачылар язучының иҗатына багышланган презентация белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты активистларны, мәдәният, мәгариф эшлеклеләрен " Хәтер паркы" иҗтимагый территориясен төзекләндерү концепциясе турында фикер алышуда катнашырга чакыра, район мәдәният йорты бинасында Кукмара шәһәренең Ленин урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан.
21 февраль көнне социаль - яклау үзәге “Тылсым” да китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел язмышы- милләт язмышы” дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында туган телнең тарихы яктыртылды. Язучыларның туган телгә багышланган шигырьләре укып үтелде. Галимнәр, язучыларның тел турында фикерләре җиткерелде.
21 февральдә район балалар китапханәсендә, Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан, “И туган тел, и матур тел!” дип исемләнгән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова, төсле презентация ярдәмендә Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балаларны әлеге көннең әһәмиятле икәнлегенә төшендерде. Балалар татар язучылары Г.Тукай, М.Җәлил, Э.Мөәминова шигырьләрен татар һәм рус телендә сәнгатьле итеп башкарды. Аларның чыгышын жюри әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарын исәпкә алып, урыннар билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды. Конкурс соңында Г.Тукайның “Туган тел” дип исемләнгән җыры башкарылды.
Зур Сәрдек мәдәният йортында шаулап-гөрләп “Яшьлектән кайнар сәлам!” дигән тагын бер зур тамаша узды.
Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде