27 декабрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Хафизова Гөлфия Ч. Т. Айтматов исемендэге мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар өчен "Яңа елда без әкияткә ышанабыз" конкурс-уен программасын үткәрде.
Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсымлылык һәм маҗаралар мавыктыргыч, күңел ачалар һәм гаделлеккә өйрәтәләр. Һәм, әлбәттә, яңа ел каникуллары көннәрендә әкиятләрдән башка булмый. Чара барышында балалар зур кызыксыну белән «минем дусларым», «искиткеч превращения», «Тылсымлы предметлар» һ.б. кызыклы китап битләре буйлап уздылар, викториналарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар һәм бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч узды, ул «Лети, лети, лепесток», «Әкият кабат безгә килә»дигән видеороликлар белән үрелеп барды.
Үзешчәннәр, укучылар, иҗат коллективларының чыгышлары бәйрәмне бик күңелле итте
Яңа ел бәйрәмнәре һәм яңа 2019 елны каршылау алдыннан кешеләргә игелекле эшләр эшлисе, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итәсе килә.
Барлыгы 22 идарәчегә күкрәк билгесе һәм диплом тапшырылды
Традиция буенча балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
"Игелек кыл» номинациясендә хәйрия ярдәме күрсәтүче һәм балалар - яшүсмерләр спортын үстерүгә өлеш керткән юридик затлар, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр арасында республика конкурсы җиңүчесе Илсур Җәмил улы Шәрипов бүләкләнде.
25 декабрь көнне кышкы каникуллар вакытында 3 мэктэпнен 3В сыйныф укучылары балалар китапханәсендә булдылар. Китапханәче Хафизова Гөлфия «Әкият әйлән-бәйлән»дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карадылар, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында «Яңа ел могҗизалары»китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Кукмаралыларны бәйрәмдә көтеп калабыз
Элек-электән авыл халкы сыер бозаулагач, угыз сөтеннән коймак пешергән.
2018 елның 23 декабрендә 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. «Олимп» Кукмара һәм «Динамо» Казан уены «Динамо» командасы файдасына 6:7(б) исәбе белән тәмамланды.
2018 елның 23 декабрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды. «Ягуар» Кукмара һәм «Яшел Үзән» Яшел Үзән командалары арасындагы уен «Ягуар» командасы файдасына 4:2 исәбе белән тэмамланды.