ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

26 апрель көнне Манзарас авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Тукайлы укулары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста Манзарас, Киндеркүл Качемир балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркемнәре балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Сабирова Фирая Рифкатовна балаларга « Г. Тукай – бөек шагыйрь» дип исемләнгән презентация күрсәтте, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар зур осталык күрсәтеп, бөек шагыйрьнең шигырьләрен, туган телгә, туган якка, аның табигатенә карата ялкынсыну хисләрен бик нәфис һәм эмоциональ яктан укыдылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре һәм төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Барлык катнашучыларга да китапханә исеменнән грамоталар тапшырылды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларында  бухгалтерлык исәбе  һәм  хисап бирү үзенчәлекләре  буенча  уку  семинары  узды

 Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты 2019 елның 9 Маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларны куркынычсыз үткәрү максатларында 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кукмара ш.Ленин урамы буенча 77 нче йорттан (Кукмара ш. «Добреев» кибете каршында урнашкан 7 нче «Колокольчик» балалар бакчасы ) светофорга кадәр Комсомол мәйданы янындагы светофор белән чикләнәчәк, дип хәбәр итә. Халыкны Кукмара ш. Ленин урамы аша җәмәгать транспорты белән тәэмин итүче автотранспорт предприятиеләренә бәйрәм чаралары үткәрү чорында Кукмара ш. халкына, 2019 елның 9 маенда үткәрелгән тантаналы чараларда катнашучыларга җәмәгать автотранспортының хәрәкәт маршрутларын үзгәртергә кирәк. Кукмара шәһәренең Ленин урамы буенча 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр шәхси автомобильләрдән файдаланудан тыелып торырга.

2019 елның 30 апрелендә Кукмара муниципаль районында ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Шадриков Александр Валерьевич гражданнарны күчмә кабул итәчәк

Кабул итүгә алдан язылу: 2-62


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27 апреля 2019 года в Республике Татарстан состоится природоохранная акция «День посадки леса». Новые леса традиционно будут заложены во всех муниципальных районах республики. Для этих целей Министерством лесного хозяйства РТ подготовлено 2,5 млн. штук посадочного материала (саженцы сосны обыкновенной, ели европейской, лиственницы сибирской, липы мелколистной, рябины обыкновенной и др.).

Казанда " Яхин моңнары "республика балалар иҗаты конкурсы узды.    "Фортепиано" номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ханова Аделина 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. "Вокал-соло" номинациясендә-Гыйләҗев Илмир-3 дәрәҗә Лауреат һәм Хантимирова Рисана-1 дәрәҗә Диплом (җит. Хөснетдинова Л. М.). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары сәнгать тарихы буенча "Джотто Дюрердан" Бөтенроссия читтән торып олимпиадада катнаштылар. Вәлиуллина Әдилә-3 дәрәҗә Диплом, Дәүләтшина Гүзәл-3 дәрәҗә Диплом (җит. Вилданова М. М.). Җиңүчеләрне котлыйбыз.
 

25 апрель көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Гайнетдинова Нурия 4нче мәктәпнең 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен «Чернобыль Кайтавазы» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әңгәмәдән балалар 1986 елның 26 апрелендә төндә булган фаҗига, аварияне бетерүдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр өлешенә яуган кыенлыклар турында белделәр. "Мотыльки»фильмыннан өзек карадылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

24 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Шигырьләрдә җан авазы" дигән шигърият кичәсе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International