ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

 50 кг авырлык категориясендә Максим Исаев, 55кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов-беренче, 32 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев, 35 кг авырлык категориясендә Богдан Тимофеев, 38кг авырлык категориясендә Инсаф Кәримов, 59 кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев-икенче, 44кг авырлык категориясендә Искәндәр Равилов өченче булды .

16 апрель көнне балалар китапханәсендә «Чык» экологик клубының чираттагы дәресе - "Каурый могҗизасы" дип исемләнгән уен программа булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларга кошлар турында сөйләде. Презентация карадылар, викторинада катнаштылар, кошлар тавышы буенча таныдылар, табышмаклар, ребуслар һәм кроссворд чиштеләр. Иҗади биремне бик яхшы үтәделәр. Очрашу ахырында балалар кошлар турында ничек кайгыртырга, аларга ярдәм итәргә һәм безнең канатлы дусларыбызны якларга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.

Мәмәшир авылы китапханәчесендә “Ромашка”балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән ” Сәламәтлек – безнен дустыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Әңгәмә барышында китапханәче баларга сәламәтлекне саклар өчен нәрсәләр эшләргә кирәклелеге хакында сөйләп узды.

Мәмәшир авылы китапханәчесендә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән  “Нәрсә соң ул дуслык?” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Чарада А.Алишның ”Тукмар белән Чукмар “ әкиятен тыңладылар. Кечкенә булсалар да дуслыкны сакларга кирәклеген аңладылар.

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә нәтиҗәләр муниципаль берәмлекләрнең өч төркеме буенча билгеләнде: шәһәр округлары арасында, халык саны 60 меңнән артык булган шәһәрләр арасында һәм авыл җирлекләре арасында, халык саны 60 меңнән кимрәк булган шәһәр җирлекләреннән.


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Якын арада Татарстанда яңа производстволар гамәлгә кертү тәүлегенә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.

15 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу»дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең уртак утырышы булды.

Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында коллегиянең йомгаклау утырышы узды.

Кукмара үзәк китапханәсе китап сөючеләрне Бөтенроссия «Библиотөн              – 2019” акциясенә чакыра. Библионочның темасы: «Бөтен дөнья театр»

Чарага чакырабыз

13.00 конкурс-күңел ачу программасы:

           "Театр тылсымы!»,

17.00 Китап күргәзмәсе,

17.30 Театр кәбестәсе: «Без сезне театрга чакырабыз»,

3Д форматта фильмнар карау өчен кинозалда көтеп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International