ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 нче апрель көнне Өлге клубында "Убырлы карчык мастерскоенда" исеме астында практик дәрес үтте. 

2019 елның 18 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү  үзәгендә  тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә имин булмаган һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәүче белгечләр белән очрашу оештырылды.

Автомобильчеләргә үз сәфәрләрен алдан планлаштырырга киңәш итәләр

9 май көнне Кукмарада Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары үткәрү уңаеннан 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буенча "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Комсомол мәйданы янында светофорга кадәр автомобиль хәрәкәте чикләнәчәк.

Апрель аенда да тәрбияче Фазлыева Э.А. экстремизм һэм терроризмга профилактик чара итеп «Куркынычсызлык. Терроризмга каршы.» дигән бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. Әлеге әңгәмәнең максаты: балаларны терроризм төшенчәсе белән таныштыру, аларны куркынычка каршы торырга һәм экстремаль ситуациядә үзеңне сакларга өйрәтү иде.

18 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1б нче сыйныф укучылары өчен “Китап кайда яши?” дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Балаларга абонементтан китап алу, уку залындагы китап-журналлар, аларны куллану тәртибе һәм саклы караш турында аңлатылды. Балалар әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында, 15 апрельдән 29 апрельгә кадәр, "Вакцинопрофилактика" Кайнар линия телефоннары буенча, 2-72-05 яки 2-81-08 телефоннары буенча,» кайнар линия" оештырылачак.

 2019 елның 17 апрелендә «Аралашу клубы» утырышына Осипова Лидия Туктар кызы чакырылган иде.

Күкшел авылы китапханәсе каршында эшләп килүче «Ак калфак” хатын-кызлар кызыксындыру клубы әгьзалары белән ТАССРның 100 еллыгына карата “Татарстан республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп, обзор ясалды.

 Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары өчен “Нәрсә ул яхшы? Нәрсә ул начар?”дип исемләнгән әхлак дәресе үткәрде. Әкиятләр татар халык мәкальләре аша, балалар үзләренә хас булган уңай гадәтләрне атап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында фикер алыштылар.


17
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

«ЕРЦ – "Татэнергосбыт» ҖЧҖ" Кукмара»халыкка хезмәт күрсәтү участогы эшендә үзгәрешләргә игътибар итә.

2019 елның 1 маеннан халыкка хезмәт күрсәтү буенча участок Кукмара муниципаль районының күпфатирлы йортларда һәм шәхси секторында яшәүчеләр өчен паспорт өстәле хезмәтен күрсәтүне туктата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International