26 февральдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Насыйров Илдус Наильевич Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәк
18 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган хәрби-патриотик җыр һәм нәфис сүз смотр-конкурсының Гала-концерты булып узды.
2019 елның 19 феврале Кукмара шахмат клубы бинасында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона туры узды.
Шәхси зачетта ярышлар «Стриж» төркеме картларында - 8дән 14 яшькә кадәр яшь төркеме, «Хонда – 200» - 8дән 14 яшькә кадәр, «Хонда – 270» - 12дән 17 яшькә кадәр барды
Ош-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Су имезүчеләр тормышы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Диңгезләрдә, океаннарда яшәүче имезүчеләр китлар турында сөйләп үтте. Ә балалар исә белешмә әдәбиятыннан мәкаләләр укып, су хайваннары турында презентация карадылар.
Вахит авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Табышмак әйтәм- җавабын тап”- дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.Чара барышында балалар табышмакларның сорауларына төгәл җавап эзләделәр.
2019 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Диләрә Хәким кызы Ганиева "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеменә ия булды
2019 елның 18 февралендә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашуында 35нче еллык Кукмара муниципаль район Советы исәп-хисап сессиясе узды
19 февраль көнне китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүче пенсионерлар өчен " Фәнис Яруллин – татар халкының сөекле улы " исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәче ял итүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.