Вахит авылы китапханәсендә “Әй гөлләрем, гөлкәйләрем” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче кызларны матур гөлләр белән таныштырып, аларны ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләп алды. Кызлар үзара гөлләр турында кызыклы, матур табышмаклар әйтеп, җавап эзләделәр.
Купка авылы китапханәчесе “Тәм һәм ямь” клубына йөрүче балалар белән “Вафля көпшәләре” пешерүне оештырды. Китапханәче иң элек балаларны камыр әзерләү серләренә төшендерде, соңыннан камырын ясагач печенье пешереп чәй эчтеләр.
Анда районда эшләп килүче мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар чыгыш ясады.
Анда Мамадыш, Балтач, Арча, Балык Бистәсе, Лаеш районнарыннан катнашучылар бар иде
Купка авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Читай! Листай! Мир Узнавай! дип исемләнгән уку сәгате үткәрде. Китапханәдән өлкәннәр дә балалар да өзелеп тормый. Балалар үзләре өчен ясалган “Яшь укучы почмагында” әвәрә килсә, өлкәннәр көндәлек мәтбугат белән танышып яңалыклар белән уртаклашалар.
Купка авылы китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Диктантның тексты итеп Абдулла Алиш әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Яниль аграр колледжында укучылар авыл яшьләре һәм тугызынчы сыйныф укучылары теләп катнашты.
“Нәфис сүз” номинациясендә Кукмара сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары актив катнашты
2018 елның 29 октябрендә "Кукмара муниципаль районында Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә бөек рус язучысы, гуманист, бөек рәссам сүзенә Лев Николаевич Толстой иҗатына багышланган чара узды,
Купка авылы китапханәчесе “Ромашка”балалар бакчасына йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китапханәгә кунакка чакырды. Балалар төрле яңа китаплар белән танышып, әкиятләр укыды. Соңыннан “Китаплар иленә сәяхәт”дигән китап күргәзмәсе белән танышып “Үзеңне тап”дигән уен уйнадылар.
26 октябрь көнне Купка авылы китапханәсендә «Алтын көз” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче тарафыннан кече яшьтәге китап укучыларына ел фасылы турында мәгълүмат бирелде. Балалар А.Пушкин, А.Плещеев, С.Маршак, С.Есенин, Ф,Тютчев, И.Бунин, Н.А.Некрасовларның көз турында шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, көз турында табышмаклар чиштеләр, соңыннан хәрәкәтле уеннар уйнатылды.