ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел башында   балалар өчен  удмурд  телендә чыгып килүче “Кизили” җурналында “ Туган тел” дип исемләнгән конкурс игьлан ителгән иде. Шуны истә тотып Иске-Юмья авылы китапханәчесе укытучы Зайцева Зоя Николаева   белән берлектә укучыларны әлеге конкурста катнашырга чакырды. Катнашучы балалар  арасыннан биш укучы  җиңүче исеменә лаек булып, грамоталар белән буләкләнделәр.

Мәдәни көндәлек проекты кысаларында Иске-Юмья авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән «Татарстан -наш общий дом» дип исемләнгән дәрес уздырды. Дәрестә укучылар  илебезнең горурлыгы булган язучыларыбыз арасыннан Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Роберт Миңнуллин, худоҗник Иван Шишкин кебек язучыларның иҗаты белән таныштылар. Чара барышында «Достопримечательности Казани»дип исемләнгән презентация күрсәтелде.   

Лельвиҗ авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән бергә “ Папа, мама, и я спортивная семья"дип исемләнгән спорт бәйгесе үткәрде. Бәйгедә китапханәче үзенең семьясы белән бик теләп катнашты. Командалар төрле кызыклы уеннарда, викторина сорауларында үзләренең белемнәрен тикшереп кенә калмадылар,спорт бәйгесендә катнашып мөмкинлекләрен тикшерделәр.

27.10.2018 Кукмара район мәдәният йорты каршында урнашкан иҗат төркеме Республика күләмендә үткәрелә торган көзге ярминкәдә концерт программасы белән катнашты.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

Участок 375 чакрым юлга хезмәт күрсәтә


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр

3 тапкыр Европа һәм Дөнья чемпионы Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

24 октябрь  көнне Кукмара үзәк китапханәсендә  китапханәбездә эшләп килүче  “Салават күпере” иҗат берләшмәсе белән Мәмәшир авыл китапханәсендә эшләүче  “Нур” клубына йөрүчеләрнең очрашу кичәсе булып үтте. Кукмара китапханәче   Саттарова Лилия Рәис кызы кунакларны клубның эшчәнлеге, җирле язучыларның иҗаты белән таныштырды.  Язучылар  үзләренең шигырьләрен укыдылар, җырлар  җырладылар. Кунаклар да үз сәләтләрен күрсәттеләр. Кичә бик җылы һәм күңелле үтте, ахырдан чәй өстәле артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International