ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

3 октябрь район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган Декада кысаларында зур бәйрәм концерты оештырылды.

 

7.10.2018 Кукмара шәһәренең Булатов исемендәге ял паркында чираттагы "Кичке уен" үтте.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Кемдер, бу – хатын-кыз эше, монысы – ир-атныкы, дип аерып карарга күнеккән. Кукмарада яшәүче Мансура апа Хәерова белән якыннан аралашкач, әлеге сүзләрнең дөрес түгеллегенә инандым.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Өлкәннәр декадасында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларның иҗади эшләреннән «Сезнең алтын кулларыгыз безнең өчен матурлык тудыра» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Укытучыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Әсәнбаш Агро” җәмгыятендә район җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның 1 октябренә булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде.

Югары Өскебаш авылы китапханәсендә "Толстой - ул бер дөнья" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделэр, язучы турында кызыклы мәгълүмәтләр белделәр.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2 октябрь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек дәресе” үткәрде. Дәрестә республикабызның, районыбызның мәдәни һәм тарихи мирасы белән таныштырып, китапханәдәге китаплар тәкъдим ителде. Укучылар китапханәләргә, төрле күңел ачу чараларына, музейларга чакырылды. Шулай ук дәрестә мәдәни көндәлек белән эш итү тәртибе аңлатылды, һәр балага көндәлек таратылды.

Әсән-елга авылы китапханәсендә традицион рәвештә уздырылып килүче Уңыш-2018! "Бездә- Кабак бәйрәме!" дип исемләнгән детсад балалары  катнашында күңелле, уен-конкурслы бәйрәм чарасы уздырылды. Китапханәнең залы көзге яфраклардан, күргәзмә- композицияләр белән бизәлгән иде. Әлеге чарада балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, төрле конкурсларда катнашып кроссвордлар чиштеләр. Аларның һәрберсенә тәм-томнар таратылды. Балаларга бәйрәм бик охшады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International