Әсән-Елга авылы китапханәсендә терроризмга каршы көрәштә мәктәп укучылары белән “Безгә куркыныч яный” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Кешелек дөньясы өчен терроризмның нинди зур фаҗига булуы Бесланда булган терракт мисалында презентация ярдәмендә күрсәтелде. “Тоткын булсагыз, нишләргә?” дигән сорауга бергәләп фикер алыштылар.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның 190 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Рисуем Толстого” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.Укучылар китапханәче тарафыннан оештырылган “Толстой для детей”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышып,рәсемнәр ясадылар.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Пычак авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен ”Экстремизмга – юк!” исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китап укучыларыбыз, биремнәр ярдәмендә тормышыбызга куркыныч янаган очракта ситуациядән чыгу юлларын эзләделәр.
Вахит авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен ”Экстремизмга, терроризмга- Юк!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга бер-береңә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга, кирәклелеге хакында сөйләп узды. Чара "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра" дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе белән тәмамланды.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә яшьләр өчен “Сак булыгыз,терроризм!” “Экстремизмга-юк!” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче яшьләргә экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.
Мәмәшир авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Без террорга каршы!” дип исемләнгән стенд янында әңгәмә үткәрде. Китапханәче биредәге балаларны террорчылыкның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, төрле очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында аңлатып үтте.
Башлана 8.00 сәгатьтә
Чара “Игътибар – балалар” профилактик акциясе кысаларында үткәрелде
22 августтан 28 августка кадәр
2018 елның 4 нче сентябрендә «Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә суд приставлары