26 май - Эшмәкәрлек көне
Май аенда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.
24 май көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе яшүсмерләр белән табигатькә экскурсия ясады. Табигатьтә, сулыкларда һәрвакыт сак, уяу булырга, табигатебезне пычратмаска кирәклеге әйтелде. Чара табигать кочагында спорт уеннары, төрле ярышлар уйнап, велосипедта йөрү белән тәмамланды.
Алар иганәчелек концертында катнаштылар
Туеш мәчете – районда сафка баскан 76нчы дин йорты
19 май көнне Байлангар авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары белән “Экстремизм һәм терроризмга каршы “ дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар террористик актлар белән бәйле булган фаҗигале вакыйгаларны искә алдылар. Әлеге фаҗигаләрнең сәбәпләре турында белделәр, кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатларын күрсәтү турында әңгәмә кордылар.Чара барышында“террор”, “террорчылык”, “террорчы” ”Террористларны ничек күзаллыйсыз?», «Нәрсә ул теракт?” төшенчәләренә аңлатма бирделәр, гадәттән тыш ситуацияләрдә куркынычсызлык кагыйдәләре белән файдаланырга өйрәнделәр.
21 май Бөек Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн буларак билгеле. Шул уңайдан Ядегәрь авылы китапханәчесе мәдрәсәгә йөрүче балалар белән “ Болгарларның Ислам динен кабул итүләре”дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге чара укучыларга Ислам дине турында аңлатма бирү; татар халкының тарихына кызыксыну һәм ихтирамлылык хисе тәрбияләү максатыннан уздырылды.
18 май Халыкара музейлар көне уңаеннан Ядегәрь авылы китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән “Музейлар турында ни беләсең?” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучылар электрон презентация ярдәмендә Кырлайдагы Тукай музее, Иске Казан, мәдәният йортында урнашкан экспонатларның тарихы белән кызыксындылар.
Кукмара командасы беренче урынны яулап, янгын сүндерү машинасы һәм күчмә кубок белән бүләкләнде