ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

8 декабрь көнне Өлге авылы клубында, “Кыш бабай остаханәсендә” исеме астында бик матур кичә булды. Биредә балалар Кыш бабайдан килгән хатны укып, ул җибәргән биремнәрне үтәделәр. 


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Әсән –Елга авылы китапханәчесе Америкадан нәсел җепләрен эзләп кайткан Фарук Фәйзрахман улы Гыйззәтуллинны каршы алуны оештырды. Ул Әсән –Елга авылы картлары белән очрашып сөйләште , авылның бүгенге тормышы, киләчәге белән кызыксынды. Әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Кызганыч, мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр саны илебездә елдан ел артканнан арта бара. Без- сәламәт кешеләр аларны ярдәмебездән ташламасак иде. Шундый кешеләрнең берсе язучы Ф.Яруллин. “Ул көчле рухлы” кеше , гарип булуга карамастан, тормыш авырлыкларына бирешми. Ф.Яруллинның тормышы – үзе зур батырлык. Олыяз авылы китапханәсендә әдәбият сөючеләр өчен язучы Ф.Яруллинның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган “Шагыйрьләре, җырчылары булган теле бетәмени халыкның.!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге  кичәгә, аның иҗаты белән якынрак танышырга дип  шигърият яратучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелган иде.Кичә барышында укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булган шигырьләрен җырларын сәхнәләштереп күрсәттеләр.   


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Ятмас –Дусай, Күкшел авылы китапханәчеләре авылда яшәүче тумыштан инвалид булган кешеләрнең өйләренә барып, эшләсе эшләрен эшләп, китапханәгә килүче газета җурналлар белән таныштырып кайтты.


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

6 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Олыяз авылы мәдәният йортында шагыйрь прозаик, драматург, җурналист Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ф. Яруллинны искә алу хөрмәтеннән “Шагырьләре, җырчылары булган теле бетәмени халыкның”! дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтәчәк. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынучы барлык райондашларны авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз.

Кукмара якташлар җәмгыяте кукмаралыларны һәм читтә яшәүче якташларны 16 декабрьдә 13.00 сәгатьтә "АК БАРС", Казан мәдәни яшьләр үзәгендә (МКЦ) булачак очрашуга чакыра. Керү ирекле. Килегез, очрашыйк, аралашыйк!

5 декабрь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Язмышларга үч итеп» дип исемләнгән кичәдә катнашты. Кичә җирлек башлыгы И. Г. Ахметзяновның ветераннар советы председателе В. М. Нигматуллиның җылы котлау сүзләре белән башланып китте.  Чара балалар белән өлкәннәргә, сәламәтлекләре чикле булганнарга карата һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга кирәклеген аңлату максатыннан үткәрелде. Китапханәчебез исә, көчле рухлы шәхесләр-язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, Г. Сәгыйтовның иҗатларын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштырып, әсәрләрен кычкырып укыды.Әлеге бәйрәм чарасыннан һәркем кәнагать калды.

Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Шул уңайдан Мәмәшир  авылы  китапханәчесе авыл яшьләре өчен"« ВИЧ инфекциясе турында без нәрсә беләбез? » дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.” Не будь зависим”, “Молодежь и здоровье”җурналларыннан төзелгән күргәзмә аша күзәтү ясады.

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында аерым әһәмияткә ия көн бар, ул – декабрь аенда билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр, төрле авырулар сәбәпле, сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына йөз белән борылу, җәмгыятьнең әлеге катламына киңҗәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүне күздә тота әлеге дата. 1990 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелүче әлеге датаны, бер көн белән генә чикләмичә, ункөнлек итеп үткәрү традициягә әйләнде.

Әнә шуларны истә тотып Зур Сәрдек авыл җирлегенә караган инвалидлар оешмасы һәм мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен “Игелек кылып яшик” исемле бәйрәм кичәсе оештырды. "Сәламәтлекләре яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үзләрен җәмгыятьтә шәхес итеп тоюлары мөһим роль уйный. Инвалид үзенең проблемалары белән бергә-бер калырга тиеш түгел, аны актив тормышка тарту өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк”, - дип сөйләде районыбызның инвалидлар советы рәисе Р.А Нигмәтҗанов үзенең чыгышында.Әлеге чара барышында район ветераннар советы рәисе М.М.Мансуров, авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Фәттахов, җирлекнең инвалидлар оешмасы рәисе З.В.Газизов һәм җирлек ветераннар советы рәисе Ш.Б.Закиров чыгыш ясадылар, инвалидларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге чыгышлар матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар “Сердәш” фольклор төркеменең җырлавына кушылып җырлап утырдылар, нәфис сүз остасы Фәттахова Н.В. сөйләгәндә тын да алмыйча шигърият дөньясына сәхәт иттеләр. Җырчыларыбыз Хәбибуллина Фәния, Сөләйманов Ренатның чыгышларын да тамашачы бик җылы кабул итте. Концерттан соң һәр катнашучы җирле спонсорларыбыз әзерләгән бүләкләрдән оттырышсыз лотерея уеннарында катнашып күңел ачты. Шунда ук шахмат-шашка турниры да оештырылды, анда җиңүчеләр шулай ук матур призларга лаек булды. Шул ук көнне мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларга күчтәнәч итеп агрофирма “Игенче плюс” һәм шәхси эшмәкәр Хәмәтдинов Фәнис ярдәме белән тутырылган азык-төлек пакетлары өләшенде.Әнә шулай күмәк көч белән шаулап-гөрләп чираттагы матур чара үтте Зур Сәрдектә.

Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк. Аларга ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетелгән итеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк. Бу көннәрдә генә түгел, аларга даими рәвештә көндәлек  игътибар күрсәтеп игелек кылып яшик.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

4 декабрь көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе мәдәният йортында булып узган  Мөхәммәд Пәйгамбернең туган көненә багышлап уздырылган  очрашу кичәсендә  катнашты. Очрашуда дин әһелләре үзләренең мөнәҗәтләрен, вәгазьләрен халыкка җиткерделәр. Шулай ук Арчадан килгән дин әһелләренең чыгышларын халык бик җылы кабул итте. Әлеге чарада 150 кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International