ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

1 декабрь- бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне булып узды. Шушы унайдан Югары –Өскебаш авылы китапханәчесе яшьүсмер егетләр белән“СПИДтан ничек сакланырга” дип исемлэнгэн әңгәмә үткәрде.Әлеге чарада китапханәчебез укучыларга ВИЧ инфекциясе СПИД авыруларын булдырмый калдыру,  аның каян килеп чыгуы, нинди юллар белән күчүе турында аңлатма бирде. Барлык укучылар да игътибар белэн тынладылар.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан ,башлангыч класс укучылары белән “СПИД- гасыр бәласе” дигән темага  тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларга СПИД сүзенең мәгънәсе аңлатылды. Бүгенге көндә наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек  куркыныч булуы турындагы статистик мәгълүматлар белән таныштырды.  Кешегә иярмичә үз җавабыңны төгәл  әйтә белергә кирәклеге хакында әйтелде.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

25 ноябрь көнне Мәчкәрә авылы клубында Әниләр көненә карата балалар көче белән әзерләнгән "Изге күңелле әниләр" дип исемләнгән концерт булды. 


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Үрәсбаш авылы китапханәче “Тукта, ВИЧ / СПИД Бөтенроссия акциясе кысаларында  авыл яшьләре белән   әңгәмә уздырды. Әлеге чара китап күргәзмәләрендә җурнал битләрендә нигезләнеп  язылган ВИЧ- инфекция һәм СПИД  авыруларын чагылдырган сорауларга җавап табудан башланып китте. Китапханәчебез Дмитриева Л.Е бу куркыныч чирнең килеп чыгышын һәм аны булдырмый калуның төрле юлларын аңлатты. Әңгәмә яшьләргә презентация  күрсәтү белән тәмамланды. 

Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче күп балалы биш ананы “Ана даны” медале белән бүләкләү турында”гы указны имзалады. Әлеге документлар президент сайтында урнаштырылган.

Шуларның арасында Кукмара районы Ядыгерь авылында яшәүче биш бала анасы Сәрия Хәсәнова.

Фото: tatar-inform.ru


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

24 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән  әниләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе әниләргә багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә барлыгы 40 кеше катнашты. Бәйрәмне карарга 250 тамашачы килде.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр белән балаларның әниләре өчен Әниләр көне-матур көн!”   дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырды. Китапханәче Габдуллина З.М. барлык кунакка килгән әниләрне бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Ә әниләр исә, үзләренең осталыкларын җырларда, шигырьләр сөйләүдә, төрле әкияти персонаҗларда уйнап күрсәттеләр. Кичә һәркемнең күңелендә калырлык булып үтте.

Трыш авылы китапханәчесе  3-4 класс укучылары белән әниләр көненә карата  “Әнием сиңа”  дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Әлеге чара укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Трыш авылы китапханәчесе беренче сыйныф укучылары белән затлы,сыйфатлы, мавыктыргыч итеп язылган  “Сабантуй журналына күзәтү оештырды. Биредә туган телебездә язылган кызыклы шигырьләр, могҗизалы хикәяләр, рәсемле әкиятләр, сканвордлар, комикслар, көлдергечләр һәм башкалар. Аларның барсында чишәргә, укырга  балаларга бик тә күңелле булды.

Березняк авылы китапханәчесе  мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә әниләр көненә багышланган  “ Талмас оста куллары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәне ямьләндереп җибәрүче  мөхтәрәм кунакларыбыз булып  оста куллы яраткан әниләребез иде . Әниләребез тарафыннан әзерләнгән  күргәзмә һәркемне таң калдырды.  Кичә гармунның моңлы көйләре җырлары, биюләре, белән үрелеп барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International