Көтеп алган җылы язгы матур көннәрнең берсендә укучыларда табигатькә, туган җиргә мәхәббәт, соклану хисе, сакчыл караш, табигатьне сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү максатыннан без - Татар Толлысы мәдәният йорты эшчеләре - язгы табигатькә сәяхәт оештырдык. Авылыбызның соклангыч табигатен күрер өчен тау башында, Нократ буе кырыенда ял иттек. Мәдәният йорты директоры Дания апалары авылыбыз тарихы, табигатьнең истәлекле урыннары турында бик аңлаешлы итеп балаларга сөйләде. Ландыш апалары оештырган бу сәяхәт бик күңелле булды.Әйләнә - тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк, дип хәбәр итә Гөлнара Хәсәнова.
23 май көнне Югары Өскебаш авылы китапханәчесе якташыбыз Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Глинка исемендәге РСФСР премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, татар музыка сәнгатенә яңалык алып килгән, аны үстерергә үзеннән зур өлеш керткән, ике йөздән артык җыр һәм романс калдырган композитор Фасил Әхмәтовка багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан ул” - дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрде.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында Яңа Смәил авыл яшьләре белән берлектә "Күңелле балачак" исемле концерт үтте.
23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда чираттагы “Утырма” узды. Чарага Төркиядә яшәп иҗат итүче якташ рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев чакырылган иде. Аның “Әйтер сүзләр калган әле” исемле шигырьләр җыентыгына презентация узды.
23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре – милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында өлкәннәр белән үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасының туган көнен билгеләп үттеләр. Программада пионериянең тарихы, аның төп максатлары белән дә таныштырдылар. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Инде пионер оешмалары үткән буын тарихында гына кала килә диясе килми, чөнки районыбызның күп кенә авылларында кызыл галстуклы балалар күренә башлады инде.
.
Зур Сәрдек мәдәният йортында укучыларның иҗади отчет бәйрәме уздырылды.Укуда, иҗатта, спортта алдынгы булган балалар һәм укытучылар бүләкләнде, сәләтле балаларның концерты куелды.Фойеда күргәзмә эшләде.
20-май көнне Күкшел мәдәният йортында Мәдәният елы уңаеннан "Күңелле ял итегез!" дип исемләнгән концерт булып узды. Авыл үзешчәннәре катнашындагы бу бәйрәм авыл халкының күңеленә бик хуш килде.Чара төрле-төрле матур җырлар, шигырьләр,скетчлар биюләр белән үрелеп барды.
Олыяз авылы китапханәчесе балалар бакчасында “Балалар китабы илендә” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде.
Гаилэ көне уңаеннан, Ятмас Дусай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тату гаиләләрдә кунакта булды. Аларның тормыш юлы турында мәгълүмәт тупланды һәм июль аенда үткәреләчәк гаилә бәйрәменә әзерлек этабы үткәрелде.