ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

14 август көнне Старо-Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә  “Авыл бәйрәме” үткәрде. 

Балаларда спорт белән кызыксыну уяту, спортның кеше тормышындагы әһәмиятен аңларга булышу, балаларда бердәмлек хисен тәрбияләү максатыннан 17 август көнне Өлге авылы китапханәчесе Альбина Сәлихова балалар арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрде.  

Балаларда туган якка карата мәхәббәт уяту, матурлыгын күрә белү, яклау һәм саклау максатыннан чыгып Югары Өскебаш авылы китапханәчесе Гөлүсә Гараева төрле яшьтәге балалар белән әңгәмә үткәрде. 

Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нәфикова “Приведи ребенка в спорт” акциясе кысаларында балалар бакчасына йөрүче балалар белән минифутбол спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” үткәрде.


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова 6-14 яшьлек балалар өчен “Авылда да юл-йөрү кагыйдәләрен белү кирәк” дигән темага презентация һәм   мультфильмнар күрсәтте. 

17 август көнне “Нараткай” лагерендә ял итүче яшьүсмерләр өчен балалар үзәк китапханәсе мөдире Гатауллина Зөлфия Хабибрахман кызы һәм үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы юл кагыйдәләренә багышланган “Игътибар, балалар” исемле әңгәмә үткәрделәр. 

16 август көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Йөзмөхәмәтова төрле яшьтәге балалар белән «Чишмәләргә сәяхәт» исеме астында авылдагы чишмәләргә экскурсия оештырды. 

Ядегәр явылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева балалар арасында “Сәламәтлек чакрымнары” лозунгы астында велосипед ярышлары үткәрде.

16 август көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе  Алсу Ярмиева яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар арасында велосипед ярышлары уздырды. 

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге балалар өчен “Без сәламәт яшибез” дигән тема астында квн үткәрде. Балалар ике командага бүленеп сәламәт яшәү темасына кагылган сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан урамда төрле-төрле спорт уеннары оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International