ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Ялкын”да Миннемулла Фәхретдинов истәлегенә традицион татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Үз үлчәү авырлыкларында Антон Ишинбаев (Нырья), Закир Сабирҗанов (Аш-Буҗи), Инсаф Сабирҗанов (Байлангар), Павел Филипов (Нырья), Инсаф Садыйков (Манзарас), Самат Шакировлар (Байлангар) шулай ук Саба, Мамадыш районыннан килгән көрәшчеләр дә беренче урынга лаек булдылар.

Олыяз җирлегенең иллеләп тыл ветераны мәктәп каршындагы Мәңгелек ут каршында театральләштерелгән тамашаны манзара кылдылар.
“Урал” хуҗалыгы тагын да киңәйгән -  Кукмараның икенче башына – Вятка Аланына кадәр “үскән” икән. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов  алай да вакыт табып ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткерергә өлгерде.

“Олимп” боз сараенда 2000-2001 елгы командалар арасында “Җиңү Кубогы”на хоккей турниры узды. Ярышта Арча, Байлар Сабасы, Кукмара командалары катнашты. Турнир “Орион” командасының ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байлар Сабасының “Тимерхан”, 2 урынны Кукмараның “Орион”, 3 урынны Арчаның “Арча” командасы алды.

Әти-әниләр игътибарына!

“Нараткай” җәйге сәламәтләндерү лагере быел өч сменада эшләячәк. Аңа заявкалар 10 майда кабул ителә башлады (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 1 кат, актлар залы). Белешмәләр өчен телефон 2-70-22.

Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шәфигуллин белән очрашты. Ветеран укучыларга үзенең үткән тормышын, сугыш чоры истәлекләрен сөйләде. Балалар ветеранга сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Район күләмендә Кукмара-Зур Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырылды. Старт Җиңү паркы каршындагы мәйданда бирелде. 24 велосипедчы Янсыбыдан Зур Сәрдеккә кадәр 12 чакрым ара үтте. Иң өлкән катнашучы Зур Кукмарадан 62 яшьлек М.Нуриев иде. Велоузышта катнашучыларны район Башкарма комитетының спорт бүлеге вәкилләре, Кукмара 1нче гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары сәламләде.

7-8 май көннәрендә Чистополь шәһәрендә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган самбо буенча 31 традицион  самбо турнирында катнаштылар. Закиров Ислам (в/к 52кг) һәм Минесламов Алмаз (в/к 48 кг) 1 урын, Шарафиев Искандер (в/к 52 кг) 3 урынга лаек булды.

Бөек Җиңү көне уңаеннан Зур Сәрдек гимназиясе янында бәйрәм митингыоештырылды.Тантана, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров хөрмәтенә мәрмәр истәлек тактасы ачылудан башланды. Бәйрәм кунакларын район башлыгы урынбасары Р. Кәримуллина, ветераннар советы рәисе М.Мансуров, Камил Шакировның улы Н.Шакировлар котладылар.Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концертыннан соң табын артында, яу кырында шәһит киткәннәр рухына авыл имамы Рифат хәзрәт Коръән укыды. Ветераннар киләсе Җиңү бәйрәмен дә бергә каршыларга сүз куештылар.

 

-- 

6 май көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең “Наз” тернәкләндерү бүлегендә, ял итүчеләр өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Яз – Җиңү” дип аталган концерт үтте.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, барлык авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында митинглар үтте.  Соңыннан ветераннар һәм тыл батырларына чәй өстәле әзерләнде, алар хөрмәтенә концерт күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International