ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге  акциягә Татарстан Республикасы, шул исәптән бистәбез халкы да бик теләп кушылды.

 

9 май көнне бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар – безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә бары тик 49 ветераныбыз гына исән-имин. Тагын бик күп еллар үтеп, буыннар алмашынса да, фронт һәм тыл каһарманнарының ил азатлыгы өчен куйган батырлыклары онытылмас, якты истәлекләре халык күңеленнән җуелмас.


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

8 май көнне районыбызда тантаналы вакыйга булды. Лельвиж авылында 100 кешегә исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Лельвижлыларның сөенечен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.


8
май, 2016 ел
якшәмбе

-Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз,- диелә котлауда.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары, полициянең генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов килде.


6
май, 2016 ел
җомга

Зур Кукмарада яшәүче Хөсәенова Әминә Рәхимулла кызы шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

6 майда балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы “А.М. Булатов исемендәге 2нче номерлы күппрофильле лицей”ның 2 А сыйныф  укучылары өчен «Вставали в строй мальчишки боевые» дип исемләнгән батырлык дәресе уздырды.

Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова башлангыч сыйныф укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Әхмәдулла Шафигуллин белән очрашты. 

5 майда “Росинка” клубына йөрүче укучыларны белән очрашу булды. Балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балалар өчен «Полна загадок чудесница природа» дип исемләнгән экологик викторина уздырды. 

7 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велосипедчылар ярышы була. Катнашучылар 9.00 сәгатьтә  Җиңү Паркы каршында җыела. Старт 09.45 тә Янсыбы авылында бирелә. Марафонның маршруты: Янсыбы – Зур Сәрдек авыллары.  Чараның ахырында Зур Сәрдек авылында бивуак оештырыла. Теләүчеләрне ярышта катнашырга чакырып калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International