ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казанның “Батыр” спорткомплексында гер спорты буенча ачык турнир үтте. Анда Татарстан, Башкортостан, Мари Эл республикаларыннан, Ульян каласыннан 100гә якын спортчы көч сынашты. Үз үлчәү авырлыкларында Кукмарадан Ленар Хаҗиев – беренче, Рөстәм Хәйруллин – өченче, Рөстәм Бәшәров дүртенче урыннарны яуладылар. Тренерлары - Владимир Федоров.

“Пирамида” күңел ачу комплексында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала-концерты узды.

Сазтамак авылы балалар бакчасында  Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай  безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Әлеге иртәдә Байлангар авылы китапханәчесе Хисматова Венера Хантимеровна һәм Нормабаш авылы клубы мөдире Файзриева Вафирә Гафуровна катнашты.

Казанның балалар техник иҗаты үзәгендә мәктәп укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасындагы район ярышына 7 көн саен йомгак ясалып, җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:

-беренче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 800 сумлык акчалата бүләк;

-икенче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 700 сумлык акчалата бүләк;

-өченче урынга чыккан дүрт җиңүчегә - район башлыгының Рәхмәт хаты һәм 600 сумлык акчалата бүләк.

 

Казанның актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучысы Зилә Ибраһимова (җитәкчесе Дания Хәбибуллина) “Үзе иҗат иткән шигырь” номинациясендә беренче урынны алды.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

27 апреля 2016 года на базе центра социального обслуживания населения «Тылсым» в Кукморском муниципальном районе состоялся круглый стол, в котором приняли участие нотариусы Валиев Рафиль Кавиевич, Миннибаева Роза Ногмановна и директор КЦСОН «Тылсым»  Мубаракова Нурсия Минивакиловна.

27 апрель көнне  “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм  күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кукмара волонтерлары һәм Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары  берлектә “Сәламәтлек чишмәсе”  акциясе үткәрделәр.

22 апрель көнне Ядегәр авылы клубында район ветераннар Советы Президиумы үтте.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2016” бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 18 команда килгән иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International