20 апрель көнне Россия УФАС Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Н. Павлов Кукмара районына эш визиты белән килде. Кукмара киез итек комбинатында, метал савыт-сабалар заводында, туган якны өйрәнү музеенда булды, №3 урта мәктәптә ачык дәрестә катнашты.
“Язгы шәфкатьлелек атнасы” акциясе кысаларында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм дәвалану курсы үтүче балалар инвалид бала тәбияләнә торган гаиләгә бардылар. Әлеге гаиләдә 2 бала тәрбияләнә, Русланда ДЦП ның авыр формасы. Әтиләре 2 группа инвалид, әниләре Русланны карый. Балалар Русланга үз куллары белән ясалган сувенерлар бүләк иттеләр, бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр бирделәр.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира мәктәп яшендәге балалар белән “Яралар булганда беренче ярдәм” дип аталган әңгәмә үткәрде.
Язның шифалы җилләре һәм кызу кояш нурлары туфракны бик тиз өлгертә. Игенче-механизаторлар шушы санаулы көннәр эчендә киләчәк уңышның нигезен сала. Авыр, мәшәкатьле, тир түгеп башкарылган хезмәт киләчәктә безнең табыннарыбызны ашлы итәчәк. “Урал” хуҗалыгында үткән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул хакта барып, хуҗалык җитәкчеләренә төгәл бурычлар билгеләнде.
Район мәдәният йортында “Җыр белән хезмәтне бәйләп” фестивале кысаларында Кукмара аграр колледжы коллективы чыгыш ясады.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” акцичсе кысаларында, дәвалану курсы үтүче балалар белән почетлы донор Юзмеева Анастасия Тихоновна очрашуы оештырылды. Анастасия Тихонвна 45 тапкыр кан биргән. 1996 елда аңа “Россиянең почетлы доноры” дигән исем бирелгән.
“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында өстәл теннисы ярышлары үтте.
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” дигән акция кысаларында Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназиянең 8 “Б”сыйныф укучылары өчен «Дуслык белән көчле без” дигән дуслык дәресе үткәрде. Әлеге чарада электрон презинтация да күрсәтелде.
“Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында китапханәче Лилия Гарипова социаль педагог Эльмира Набиева белән берлектә тәрбиягә авыр бирелүче балалар өчен “Сәламәт – мин, сәламәт – ил” дип аталган сәламәтлек дәресе үткәрделәр. Чара ахырында тәмәке тартуның зарары турында фильм күрсәтелде.