17 апрель көнне “Ялкын” спорт комплексында киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Гомуми зачетта 1 урынны Кукмара районы командасы, 2 урынны Киров шәһәре, 3 урынны Казан шәһәре командасы алды.
Сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) балалар үзәгендә тәрбияләнүче балалар, Актанышта үткән, 2000-2002 алгы балалар арасында үткән көрәш буенча Татарстан Республикасы Президенты Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. 40 команда арасыннан 2 урын алдылар.
19 апрель көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгендә “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында, “Яхшы кино көненә” багышлап чара үтте. Әлеге чара балаларда толерантлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләүгә багышланган иде.
18 апрель көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Наследники России” патриотик программасы кысаларында, балигъ булмаган балалар белән, бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, “Г. Тукай әсәрләрен иң яхшы белүче” дип аталган викторина үткәрделәр.
19 апрель көнне “Мобиль бригада” төркеме Иске Каенсар авылында яшәүче 2 группа инвалид А.С. Бегашевага ярләм күрсәтте. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан өй җыештырылды. Шәфкать туташы кан басымын үлчәде, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә үткәрде.
19 апрельдә районыбызда олы хөрмәткә лаек булган, район ветераннар советы рәисе Мансуров Мияссәр Мансур улының туган көне. Ул районыбызның социаль-экономик үсешенә зур өлеш керткән шәхес, “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәту үзәгенең күзәтчелек советы рәисе. Мияссәр Мансур улын туган көне белән социаль яклау вәкилләре, район Советы, Башкарма комитет хезмәткәрләре, ветераннар, пенсионерлар котлады.
19 апрельдә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан 4 гражданга “Скандинавская ходьба” технологиясе буенча сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә “Язгы шәфкатьлелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы” “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Дуслык көне” үткәрелде.
Бүген “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында “Яхшы сәламәтлек” акциясе кысаларында социаль тернәкләндерү үтүче гражданнар өчен спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Алар белән Стрельникова методы буенча физик һәм сулыш алу күнегүләр комплексы үткәрелде. Чарада катнашучылар саф һавада үткән физик күнегүләрнең файдасын тоеп, үзләренең физик торышларын һәм эмоциональ халәтләрен яхшырттылар.
“Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өлкән яшьтәге гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтелде (ире – 1 группа инвалид).