Казанның “УНИКС” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле (кечкенәләр төркеме) “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә – икенче, Зөлфәт Юскаев һәм Руслан Константиновлар дуэты “Алып баручы” номинациясендә өченче урыннарны алдылар. Кукмара егете Эдуард Асапов белән күппрофильле лицейдан Зоя Краснова “Вокал” номинациясендә өченче урынга чыктылар.
“Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында 16 апрельдә “Зилант” спорт мәктәбендә балалар белән “Яхшылык маршы” темасына әңгәмәләр үтте. Әлеге әңгәмәләрнең төп максаты – балаларны “Яхшы эшләр эстафетасы” ның башланып китүе белән таныштыру иде.
17 апрельдә “Зилант” спорт мәктәбендә 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында “Урал” хуҗалыгы призына баскетбол буенча ачык турнир үтте. Әлеге турнирда барлыгы 6 команда катнашты. 1 урында – “Зилант” командасы, 2 урында – Кызыл Алан, 3 урында – Вятка Аланы командалары калды.
“Спорт сөючән Татарстан” акциясе кысаларында 16 апрель көнне “Зилант” спорт мәктәбе хезмәткәрләре иртәнге зарядка ясарга чыктылар. Элеге чара спорт мәктәбенең эш реҗимына кереп китте һәм атнага ике тапкыр үткәрелә.
Зур Кукмара мәдәният йортында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, район фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Чәчкә" халык бию ансамбле һәм "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан сәнгать мәктәбе балаларының берләштерелгән "Кояшлы сәлам!" дигән зур концерты булды.
“Спорт сөючән Татарстан” һәм “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында “Зилант” спорт мәктәбе “Зилант” спорт мәктәбендә “Сәламәтлек көне “ үтте. Иртәнге зарядка ясаганнан соң, тәҗрибәле тренер-укытучы Н. Хабибуллина җитәкчелегендә өлкән буын вәкилләре ГТО нормалары тапшырдылар.
“Казан ярминкәсе”ндә WorldSkills хәрәкәтенең “Яшь профессионаллар” республикакүләм конкурсы узды. “Инженер дизайны” юнәлешендәге ярышларда Поч.Сутер мәктәбе укучылары Инсаф Нотфуллин һәм Дмитрий Курангышевлар – икенче, Андрей Сәйфуллин һәм Тимур Вояшевлар өченче урыннарны алдылар. “Фрезерлау һәм токарь эшкәртүе” номинациясендә Поч.Кучук мәктәбе укучылары Денис Александров һәм Илья Васильевлар өченче урынга чыкты. “Челтәр һәм администрацияләү” юнәлешендә катнашкан Урта Комар мәктәбе укучылары Артем Туктаев һәм Дмитрий Давыдовларга катнашучы сертификатлары тапшырылды.
15 аперль көнне район күләмендә үткәрелә торган театр бәйгесе кысаларында Вахит авылы үзешчәннәре Г.Насыйриның “Яшел шләпә” пьесасын сәхнәләштерделәр.
Район Мәдәният йортында “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге Кукмара җирле бүлегенең конференциясе узды. Анда “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара җирле бүлеге сәркатибе урынбасары Равия Каримуллина, "Бердәм Россия"нең Яшь гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре һәм тарафдарлары катнашты.