16 апрель көнне Кукмара поселогының үзәк урамында “Яхшылык марш” оештырылды. Кукмара волонтерлары яхшылыкка өндәү сүзләре язылган өндәмәләр өләштеләр. Әлеге чара “Язгы шәфкатьлелек атналыгы” кысаларында үтте.
“Язгы шәфкатьлелек атналыгы – яхшы эшләр эстафетасы” кысаларында “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Мәрхәмәтле сәламәтлек” көне үтте.
14 апрель көнне “Тылсым” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге психологы А.Г. Хусаинова, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап рәсем конкурсы үткәрде.
Район башлыгы Сергей Димитриев Казан архитекторлары катнашында Нурминкә елгасы ярланын ныгытуга багышланган киңәшмә үткәрде. Шулай ук әлеге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе А. Гарифуллин, аның урынбасары Р. Ахмадуллин, архитектор Р. Фаттахов, Роспотребнадзор, МЧС, Таттелеком вәкилләре катнашты.
Санитар-экологик икеайлыгы кысаларныда 15 апрельдә район буенча чистарту өмәсе үтте. Әлеге өмәдә барлык оешма, предприятие, бюджет учреждениеләре актив катнашты.
15 апрель көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Чыңгыз Айтматов исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Как хорошо зоровым быть” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде.
15 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре өмә оештырдылар. Кар астыннан чыккан барлык чүп-чар җыештырылып яндырылды, агачлар агартылды, тиешле урыннар себерелде, тирә-юнь тәртипкә китерелде.Чәчәкләр утыртырга махсус урыннар казылды һәм үсентеләр әзерләнә. Бинаның тышкы яктан барлык тәрәзәләре юылды. Өмәдә барлыгы 26 хезмәткәр катнашты.
14 апрель көнне район мәдәният йортында «Җыр белән хезмәтне бәйләп» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Бу көнне үзенең бай һәм эчтәлекле чыгышы белән Яныль авылында урнашкан Кукмара аграр көллияте тамашачыбызны сөендерде.
Татарстан Республикасы Президенты указы белән Казан шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итү 9 июльдән 2016 елның 28 маена күчерелә.
Кукмара үзәк китапханәнең китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы яшьләр һәм аларның ата-аналары өчен “Без Тукайны беләбезме” дигән викторина үткәрде.