Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Адай авылында яшәүче Ахмадеева Кәримә Шафыйк кызын 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
14 апрель балалар китапханәчесе Хафизова Г.М. “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның 3 в сыйныф укучылары өчен «К неведомым звездам» дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Әлеге викторина Космонавтлар көненә багышланган иде.
Үрәсбаш авылында яшәүче Петрова Анна Васильевнага 90 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Каенлык авылында яшәүче Грифова Нәзирә Галимулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итте, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде.
Казанның “УНИКС” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле (кечкенәләр төркеме) “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә – икенче, Зөлфәт Юскаев һәм Руслан Константиновлар дуэты “Алып баручы” номинациясендә өченче урыннарны алдылар. Кукмара егете Эдуард Асапов белән күппрофильле лицейдан Зоя Краснова “Вокал” номинациясендә өченче урынга чыктылар.
8-9 апрель көннәрендә Пермь өлкәсе Лысьва шәһәрендә “Кама буеның яшь самбисты” IX Бөтенрусия турниры үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Платонов Антон 42 кг үлчәү авырлыгында призлы 3 урын яулады.
7,8,9 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар» төбәкара ачык чемпионаты булып үтте. Бу чемпионатта районыбыздан «Сактон», «Инвожо», «Зангари» удмурт фольклор ансамблләре, «Кнавел» мари халык ансамбле, «Чәчкә» татар халык бию төркеме, «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле, «Тюрагай» удмурт вокаль ансамбле, район мәдәният йортында эшләп килүче «Акварель» бию төркеме , «Калинка» рус халык вокаль ансамбле һәм аерым җырчылардан Алмаз Харисов, Эдуард Асапов, Алия Курочкиналар чыгыш ясадылар.