ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2016 ел
якшәмбе

12 март көнне Зәй шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы булды. Кукмара районы командасы уңышлы чыгыш ясады.


11
март, 2016 ел
җомга
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Римма Хисамова, язучы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, киң катлам китап укучылар өчен “Тормышчан әсәрләр язучы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

7 март көнне, Югары Өскебаш авыл клубында, драма берләшмәсенә йөрүчеләр көче белән, Р.Зәйдулланың "Пачпортлы Шүрәле" комедиясе сәхнәгә куелды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар тамашадан зур кәнагәтләнү белән таралдылар.

4 март көнне тегү фабрикасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үтте.

Кукмара районының Вахит авылы ир-егетләре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк ясарга булган.

7 мартта Вахит мәдәният йортында авылның иң талантлы ир-егетләре сәхнәне үз кулларына алган – хатын-кызлар хөрмәтенә "Егетләр солянкасы" тамашасы әзерләгән. Тиңе булмаган җырлы-биюле, юмористик концерт-тамашада 20 ир-егет катнашса, аларның өч сәгатьлек чыгышын карарга 300ләп тамашачы җыелган.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
10 март көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова, 4 нче урта мәктәбенең 1 а сыйныф укучылары өчен, “Путешествие в страну Читалию” дип исемләнгән сәяхәт үткәрде. 

Кукмара муниципаль районының 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханәсе 3 Д форматында “Мадагаскар” дип исемләнгән мультфильм карауны оештырды. 

Чарлы авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Каменщикова, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 2016 ел – Кино елы уңаеннан, “Три богатыря на дальних берегах” дип исемләнгән мультфильм карау оештырды. 

Иске Йорт авылы китапханәчесе Әлфия Самигуллина, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Китапханәдә күңелле” дип исемләнгән чара үткәрде.

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Халыкара хатын-кызлар көненә карата, “Ягез әле, кызлар” дип исемләнгән бәйге үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International