Кукмара Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева Түбән Үрәс авылында яшәүче Әхмәтов Вәгиз Газизулла улын 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, җирлек башлыгы Гөлсинә Гарифуллина тәбрикләде.
Кукмара бистәсендә яшәүче Гарипова Нәсимә Сабирҗан кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Башлыгы урынбасары Равия Каримулина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева котлады. Аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр.
22 февраль көнне Чарлы авыл җирлегендә кышкы спартакиада үтте. Спартакиадада катнашучылар чаңгы, волейбол, шахмат, шашка, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Әлеге чараның спонсорлары Багаманов КФХ, “Сот иле” ААҖ булды.
Кукмара муниципаль районы укучыларының волейбол буенча I Спартакиада уеннары үтте. Кызлар арасында беренче урында Кукмара №3 мәктәбе, 2 урында Манзарас урта мәктәбе, 3 урында Яныль урта мәктәбе командалары калды. Малайлар арасында 1 урында – Манзараз урта мәктәбе, 2 урында – Янил урта мәктәбе, 3 урында – Поч. Сутер мәктәбе командалары калды.
17-21 февраль көннәрендә Мәскәү өлкәсе Раменское поселогында кул көрәше буенча Россия Беренчелеге һәм ветераннар арасында Россия Чемпонаты үтте. ДОО(П)Ц өстәмә белем бирү тренеры Габдрахманова Рузия ветераннар арасында 1 урын, аның укучылары Тимерова Амина (МБОУ «Гимназия с.Б.Сардек») 2 урын, Гараева Рания (МБОУ «Гимназия №1 п.г.т.Кукмор») – 3 урын яуладылар.
“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады...” дип аталган күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Кукмара музее экспонатлары күрсәтелде.
Поселокның Гафиатуллин урамында “Социаль ипотека” һәм “Тузган торакны бетерү” программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.