Зур Сәрдек бозында Ватанны саклаучылар көненә багышланган яңа тамаша булды: "Әкият" балалар бакчасына йөрүче илле бала һәм аларның әти-әниләре катнашында боз өсте аттракционы уздырылды.
22 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда Спорт һәм яшьләр политикасы елы кысаларында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә хоккей турниры үтте. Барлыгы алты команда катнашты. 1 урын – Кукмара ветераннар командасы, 2 урын – “Норд” (Кукмара), 3 урын “Шуни” (Киров өлкәсе, Шөн авылы) командалары калды.
19-21 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе призына 2007 елда туган малайлар арасында турнир үтте. 1 урын - “Волна” (Казань), 2 урында – “Легион” (Кукмара), 3 урында – “Ак барс” (Казань), 4 урында – “Пестрецы” (Питрәч) командалары калды.
Зур Сәрдек мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, "Ягез, әле, егетләр!" бәйге-тамашасы уздырылды.
Әлеге бәйгедә Балтач районының Алан авылы белән районыбызның Кече Чура авылы командалары көч сынашты. Уен бик кунелле барды, ике команда да тырышып уйнады.
Сарманда мөселман яшьләре арасында республикакүләм спорт ярышлары узды . Анда Татарстаннан 8 команда катнашты. Районыбыз командасы беренче урынны алды.
Яңа Сәрдек авылы клубында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган ир-егетләр арасында өстәл теннисы буенча ярыш уздырылды.
Районыбызда игълан ителгән Спорт һәм яшьләр сәясәте елы кысаларында Янил урта мәктәбе базасында ветеран чаңгычы – Абдуллин Рәфкать Абдулла улы призына багышланган традицион чаңгы ярышы үтте.
Зур Сәрдек бозында Ватанны саклаучылар көненә багышланган яңа тамаша булды: "Әкият" балалар бакчасына йөрүче илле бала һәм аларның әти-әниләре катнашында боз өсте аттракционы уздырылды.