ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

 Түбән Кама шәһәрендә киокусенкай каратэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Ринат Саматов 1 урын, Шаукат Замалиев, Тимур Гаптелганиев 3 урын, Гадель Ибрагимов, Инсаф Самиев 4 урын, Раяз Нигматуллин 5 урын алдылар.

 

Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе коллективы республикада икенче урынны алды.

Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Халыкара туган тел көненә карата “Татар теле – дуслык теле” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 
Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова, 8 нче сыйныф укучылары өчен, “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. 

18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Совет гаскәрләрен Әфганстан чигеннән чыгаруга быел 27 ел тулу уңаеннан яңа экспозиция ачылды.

Район прокуроры Ришат Шакиров сугыш ветераннары: Ташлы-Елгада яшәүче Мәсләви Гафиев, Бурсык-Елгада гомер кичерүче Фазылҗан Задиннар, коляскадагы инвалидларның өйләрендә булып, алар белән аралашты, борчыган сорауларына җаваплар бирде.

 

Битләнгер авылы клубында Түбән Өскебаш, Кызыл Тау авылыннан килгән өлкәннәр белән бергә кичке уен үткәрелде. Халкыбызның “Назалы”, “Биш парлы”, “Борылдырыш”, “Йөзек салыш”, “Түбәтәйле” кебек милли уеннары, гармун моңы астында җыр-биюләр башкарылды.

Республикада халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның 2015 елгы нәтиҗәләре - республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең бу көннәрдә үткән утырышында әнә шул мәсьәлә каралды. Биредә “Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге” дигән республика конкурсына йомгак ясалып, әлеге мактаулы исемгә районыбызның мәшгульлек үзәге лаек дип табылды һәм министрлыкның дипломы, сертификат , кубок белән бүләкләнде.

 

 

 

Кукмарадан бер төркем ветераннар Алабуга шәһәрендә мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар.

17 февраль көнне   “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә дәвалану курсы үтүче балалар өчен Кукмара туган якны йөрәнү музеена экскурсия оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International