ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 “Наследники России”  программасы кысаларында “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Афганистаннан хәрби гаскәрләрне чыгару көненә багышлап  балигъ булмаган балалар өчен  “Минем тормышым һәм хәтерем” дип аталган сугышчы-интернационалист Ю. Грачев, хәрби комиссар Р. Гафиев белән очрашу оештырылды.

18 февральдә үзәк китапханәнең уку залы хезмәткәре Гөлнара Фәрит кызы Заһидуллина, “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен, “Ватанга хезмәт итәм” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде.

Район Башлыгы Сергей Димитриев  Идел буе агропромышленность  форумы кысаларында оештырылган «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер Поволжья»  дип аталган 16-нчы  Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашты.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Тарих, биология, технология, экология фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗә ясалды. Гүзәл Маләева (4нче мәктәп, 9 сыйныф) - тарихтан, Азалия Закирова (күппрофильле лицей, 10 сыйныф) – биологиядән, Алинә Галиева (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Мөшәррәф Шәмсиева (4нче мәктәп, 9 сыйныф), Инсаф Нотфуллин (Поч.Сутер, 11 сыйныф), Сәйдәш Мифтахов (Сәрдекбаш, 10 сыйныф) – технологиядән, Динә Абдуллина (Байлангар, 9 сыйныф) экологиядән призерлар булдылар. Илүзә Галәвиева (күппрофильле лицей, 8 сыйныф) биологиядән республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулады.

Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә, укытучы Зөлфия Ибәтуллина җитәкчелегендә, икенче сыйныф укучылары белән Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батырлык дәрес"ләре уздырылды.

Мәктәп укучылары арасында кәгазь самолетлар очыру буенча икенче республика чемпионаты узды. Әлеге чарада районыбыз командасы да катнашты. Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ядегәр, Зур Кукмара, 3нче урта мәктәп укучылары “Төгәллек” һәм “Ераклыкка очыру” номинацияләрендә көч сынашты.

Зур Сәрдек авыл җирлегендә туып-үскән, хәрби хезмәтне Әфганстан җирендә узган егетләр Чишмәбаш клубына очрашуга җыелдылар. Күңелләрдән китми торган утлы истәлекләр, яуда калган дуслар искә алынды.

Район мәшгульлек үзәгендә “Мастер Профи” җәмгыяте психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде.

Герой шәхес, атаклы татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан поселокның “Йолдызлык” балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән “Муса Җәлил - халкым улы” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Район башлыгының 32 санлы 15.02.2016 елгы карары нигезендә 24 февральдә 14.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының чираттагы алтынчы утырышы була. Көн тәртибендә районның 2015 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар каралачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International