19 февраль көнне Березняк авылы клубында район театр конкурсы кысаларында Т.Миннуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле куелды.
12 февраль көнне Зур Сәрдек авыл җирлегендә яшәүче сугышчы-интернационалистлар Чишмабаш авылы клубында чираттагы традицион очрашуга җыелдылар.
Районда игълан ителгән "Спорт һәм яшьләр сәясәте" елы кысаларында, Зур Сәрдек авыл җирлегендә 13-февральдә кышкы Спартакиада уздырылды.Көн буена дәвам иткән ярышларда биш авылдан килгән чаңгычылар, волейболчылар, хоккейчылар, шахматчылар, теннисчылар, герчеләр, кул көрәштерүчеләр, гаилә экипажы белән чанада узышучылар, үзешчән сәнгать осталары көч сынаштылар. Ярышларны оештыручы хөкемдарларга да эш кызу булды. Күчмә кубок Зур Сәрдеклеләрдә калды. Ләкин, ярышларда катнашкан барлык командаларга да акчалата призлар каралган иде - ярышларның төп спонсорлары "Исток-агро" җәмгыятеннән Заһид Төхбәтов, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар булдылар.Кайнар чәй, хуш исле пылау да һәркем күңеленә хуш килде.Зур спорт бәйрәме бик оешкан төстә һәм күңелле узды.
15,16 февраль көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә, хәрби патриотик җырлар һәм герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган нәфис сүз бәйгесе узды. Җюри тарафыннан ике йөздән артык чыгыш каралды. Иң яхшы чыгыш ясаучылар “Лауреат” һәм “Дипломант” исеменә лаек булачаклар һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган Гала концертта катнашачаклар.
Зур Сәрдек авыл мәдәният йортында Росиядә кино елы уңаеннан чара үткәрелде. Балалар белән очрашуга мультфильм геройлары Шрек белән Феона килделәр.
17 февраль көнне “Акварель” район мәдәният йорты бию коллективы Яр Чаллы шәһәрендә үткән “Славься Отечество” региональ патриотик фестивалендә катнашты. “Брянская улица” дип аталган бию номеры белән чыгыш ясаган “Акварель” бию төркеме “Дипломант” исеменә лаек булды.
18 нче февральдә пенсионерлар арасында үткән республика шахмат-шашка темпо турнирының 1 нче этабында беренче урыннарны алган Зарипова Маргарита (шахмат), Борисова Валентина (шашка), Гарипов Хәйдәр (шахмат), Камалов Рәис (шашка) район данын якларга 26 февральдә Байлар Сабасына зона ярышына барачаклар. Бу турнирны үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән “Аккорд” җәмгыяте директоры Тимергалиев Расимга һәм Райпо кулланучылар җәмгыяте директоры Зарипов Ильһамга районның пенсионерлар оешмасы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар, тазалык – байлык, исэнлек- саулык теләп калабыз.
А.Г.Сабитовас открытыми лицами, горящими глазами, желающим видеть своих друзей, подруг, общаются, смеются улыбаются.ров.енствовать свои на; ;
12 февраль көнне Кукмара район мәдәният йортында «Кукмара кышы” татар җыры фестиваль – бәйгесенең Гала концерты узды. Сайлап алу турларында барлыгы кырыктан артык яшь җырчы катнашты. Гала концертта шуларның иң яхшылыры дип табылган 14 җырчы чыгыш ясады. Быелгы фестивальдә Гран – прига Казан энергетика университеты студенты , Пчеловод авылы егете Эдуард Данилов ия булды.
Әлеге очрашу 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдиновлар да катнашып чыгыш ясады.
Анда район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, быел һәм киләчәккә булган планнар һәм бурычларны ассызыклады. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.